Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә “Кырмыска оясы” торты рецепты

“Хезмәткә дан” редакциясе “Тәмлекәй” дигән яңа рубрика ачуын хәбәр иткән иде. Анда газета укучыларыбызның рецептлары басыла. Бүген шәһәрдәшебез Фәүзия Гәрәева “Кырмыска оясы” торты пешерергә өйрәтә.

Мин бу тортны 1984 елдан бирле әзерлим. Аны миңа күрше әбисе өйрәткән иде.

Камырга:

200 грамм маргарин;

180 грамм шикәр комы;

2 йомырка.

Кремга:

1 банка куертылган сөт;

2 аш кашыгы  бал;

4 аш кашыгы сөт.

Эш барышы: Иң элек, 1 банка куертылган сөтне ике сәгать чамасы суда кайнатам. Ул суынгач, бал һәм салкын сөт өстәп, крем ясыйм.

Камырны болай ясыйм: бүлмә температурасында торган йомшак маргаринга шикәр комы һәм йомырка кушып, каты итеп камыр басам. Аннары, аз-азлап угычтан уып, майламаган табага салам һәм духовкада пешерәм. Камырны бер кат кына салып пешерергә кирәк, югыйсә, ябыша. Камыр алтынсу-сары төскә кергәч, бутап җибәрәм. Пешкәч, табакка җыеп барам. Пешереп бетергәч, өстенә әзер кремны салып бутыйм.  Теләге булган кеше  бизи ала. Тәмле булсын!

Фәүзия Гәрәева,

Баулы шәһәре

 

 

Рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев