Ихлас күңелдән сезне Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм!
4 ноябрь – тирән тарихи мәгънәгә ия бәйрәм. Ул безнең тарихыбызда аерым урын алып тора, Россия язмышын аның халкы бердәмлеге хәл иткәнен искәртә. Элек-электән, илгә куркыныч янаганда, төрле милләт, катлам һәм дин кешеләре туган җирләрен саклау өчен берләшкәннәр. Нәкъ менә бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм авырлыкларны бергәләп җиңәргә әзерлек һәрвакыт илнең төп көче булды һәм шулай булып кала да.
Күпмилләтле халкыбызның махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк бердәм булуы уртак җиңүне якынайтуда мөһим роль уйный. Якташларыбыз алгы сызыкта сугышчан бурычларны намус белән үтиләр. Без аларның исән-сау кайтуларын көтәбез. Баулылыларның батырлыгы һәм кыюлыгы белән горурланабыз, һәлак булган геройларны искә алабыз һәм ватанны саклаучылар гаиләләренә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез.
Баулы районы – күпмилләтле төбәкнең тыныч һәм тату тормышының якты үрнәге. Безнең төбәктә төрле милләт кешеләре бергәләп кырларда һәм предприятиеләрдә эшлиләр, хезмәтләрен һәм талантларын туган җирләрен үстерүгә юнәлтәләр, үз халыкларының мәдәни традицияләрен буыннан-буынга саклап калалар һәм тапшыралар.
Үзара ихтирам, күршелек һәм бердәмлек киләчәктә дә яңа җиңүләргә һәм лаеклы киләчәккә ирешүдә нигез булыр, дип ышанам.
Кадерле якташлар! Бердәмлектә – безнең көч! Һәр йортта тынычлык, җылылык һәм татулык хөкем сөрсен, ә йөрәкләр игелекле эшләр, үзара ярдәмләшү һәм ихлас күңелдән булышу өчен ачык булсын!
Ильяс Гозәеров,
Баулы муниципаль районы башлыгы
Фото ясалма интеллект белән ясалган
Нет комментариев