Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Томбарлылар заман белән бергә атлый

    Һәрбер авылның үз йөзе, үзенә генә хас булган казанышлары, проблемалары бар. Шәһәргә якын урнашкан Татар Томбарлы авылында халыкның тормышы заман белән бергә алга баруы күзәтелә. Күп кешесе шәһәрдә эшләсә дә, биредә йортлар бушамый, киресенчә, елдан-ел төзекләнә баралар.

    Күңелләре яшь булгач

    Татар Томбарлы авылында скандинавия йөреше бик популяр. Һәркөнне кичен авыл урамында махсус таяклар тотып саф һавада йөрергә чыккан берничә төркем кешене очратырга мөмкин.

    Үзәк урамның иң беренче йортында яшәүче Гасыйма һәм Илкам Галиевлар һәркөнне кичен саф һавада йөрергә чыгалар. Авылның иң озын урамы буенча үткәндә аларга башка авылдашлары да кушыла. Дүрт ел эчендә сәламәтлек өчен файдалы әлеге спорт төрен авылдагы унбишләп кеше үз иткән. Пандемиягә кадәр алар сәламәтлек чакрымнарын зур төркем белән үтсәләр, хәзер кечерәк төркемнәр белән чыгалар икән.

    –  Кем әйтмешли, көймә комга терәлә башлагач, сәламәтлек турында уйлый башларга туры килде, – ди, ярымшаярып Илкам Галиев. – Башта җәяү йөрдем, аннары Гасыйма апагыз белән таяклар сатып алдык. Көздән башлыйбыз йөрергә, кыш буена бер көн дә калдырмыйча чыгабыз. Зарланмыйм, Аллага шөкер, егетләр кебек хис итәм үземне. Яз җитеп бакча эшләре башлангач туктап торабыз, чөнки эш күбәя. Җәен күршеләр белән бер-беребезгә бакчада эшләгән җирдән генә сәлам бирешәбез.

    – Илкам операция кичергәннән соң икәүләп йөри башладык, – дип сүзгә кушылды Гасыйма апа. – Сәламәтлек өчен дип йөри башлаган идек, чынлап та, саф һавада йөрүнең файдасы күп дип. Көн саен алты километр үтәбез. Йөреп кайткач рәхәтләнеп йоклыйбыз.

    • Илкам белән Гасыйманың көн саен үтеп китүләрен күреп торгач, мин дә кызыктым, аларга иярдем, дип сүзгә кушылды Сәрия Гыйльфанова. – Мин дә чирләдем, табиплар күбрәк йөрергә кушты. Өченче ел инде бергәләп йөрибез. Хәрәкәт һәм саф һава йөрәккә дә, аякларга да бик файдалы. Саф һавада йөрү иммунитетны ныгыта, аппетитны яхшырта.
    • Мин арада иң өлкәне, 72 яшь миңа. Элек 70 яшьлек кеше бик карт дип уйлый идем мин, дип, көлә-көлә дәвам итте аның сүзләрен Йөзлебану Мәрданшина. – Эшкә барган кебек, урамга чыгар вакытны көтеп торам. Яшьләр янында күңелле. Биш бала үстердем, алар һәрберсе үз тормышын корды. Өйдә берүзем ямансулап утырганчы, рәхәтләнеп йөрим, аралашам.

     Скандинавия йөрешенең сәламәтлеккә файдалы булуын үзләре сынап белүче Галиевлар әлеге спорт төрен популярлаштыру белән шөгыльләнәләр дип әйтергә була. Дусларының, туганнарының туган көннәренә алар скандинавия таяклары бүләк итәләр икән. Гаилә дуслары Сәрия Гыйльфанова белән Йөзлебану Мәрдановада да алар бүләк иткән таяклар.

    Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы әлеге төркемгә авылда исем дә кушканнар: җирлектә яшәүчеләр аларга яратып “авыл яшьләре” диләр. Күңелләре яшь, тормышка карашлары оптимистларча булганга шундый исемгә лаек булганнар алар.

     

    Яшәү рәхәт

    Авылның актив ветераннарын нинди мәсьәләләр борчуы белән дә кызыксындык без.

    – Шундый рәхәт яшибез хәзер, бер проблема да юк, – дип башлады сүзне кырык елга якын колхозда сыер сауган хезмәт ветераны Йөзлебану Мәрданшина. – Яшь чакта нужаны күп күрдек, мондый рәхәт тормыш буладыр дип башыбызга да китерә алмадык ул вакытта. Ходай гомерне бирсен иде, дип телим хәзер, бүгенге шартларда яшәү шулкадәр рәхәт бит.

    – Шәһәрдә нинди шартлар булса, авылда хәзер шуларның барысы да бар. Су ташу, утын кертү, кул белән кер юу кебек эшләрне оныттык инде, өйләребездә бөтен уңайлыклар бар. Урамыбыз якты. Яңа ел алдыннан әнә нинди матур яктырткыч баганалар куйдылар, төнлә чыксаң да урамның икенче башы күренеп тора, – дип дәвам итте Гасыйма Галиева. – Ләкин проблемалар да бар. Шундый зур авылда почта, банк бүлекчәләре эшләми. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрен инде берничә ай Баулыга, хезмәт күрсәтүче оешмаларга барып алабыз. Анда безне ачуланалар. Чарасызлыктан барабыз бит, кәгазь килмәде дип, түләми калып булмый, алай бит бурыч җыела. Авыл күләмендә почтада эшләргә кеше таба алмыйлар. Моның сәбәбе – почта хезмәткәренең ставкасын киметүдә. Өч авылга хезмәт күрсәтергә кирәк, җәяү чыксаң берүзең бер көн эчендә йөреп бетерерлек түгел араны үтәргә. Өлкәннәргә пенсия дә таратасы, күп вакыт үзең белән зур суммада акча йөртәсе... Шундый авыр һәм җаваплы хезмәтне башкаруга ярты ставка гына куелган булуы башка сыймый. Беркем дә шундый аз хезмәт хакы бәрабәренә үз өстенә зур җаваплылык аласы килми. Бушка эшләү заманы үтте бит инде.

     

    Газета “свежий” булганда гына кирәк

    Авыл яңалыклары һәм проблемалары турында сөйләвен сорап, без Томбарлы җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдиновка мөрәҗәгать иттек.

    – Ел катлаулы булса да, зур эшләр эшләнде быел Татар Томбарлы авылында, дип сөйләде ул. – Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелиск реконструкцияләнде. Республика программасы буенча спорт мәйданчыгы төзелде, ул яктыртыла, авыл яшьләре кичләрен дә җыелып волейбол, футбол уйный ала. Шуны билгеләп үтәсе килә, авылыбыз быел күпкә яктырды. Ленин исемен йөртүче үзәк урамда 54 яңа яктырту баганалары куелды. Энергияне сакчыл кулланучы заманча яктырткычлар алар, һәрбер баганада рубильник тора, алыштыру яки төзәтү кирәк булганда бер генә баганада ут сүндерелә, башкаларын сүндерү таләп ителми. Яктырткычларга Казандагы фирма хезмәт күрсәтә, авылда яшәүче бер кешене алар хезмәт күрсәтү өчен җаваплы вәкил итеп билгеләделәр. Эш нәтиҗәсеннән халык бик канәгать.

    Җирлек башлыгына почта эше буенча да сорауны бирдек.

    – Хат ташучы авылга атнага өч тапкыр Баулыдан килә. Газеталар, түләү кәгазьләре, хатлар, пенсия тарата. Авылда яшәүче бер кешенең дә почтада эшлисе килми, хезмәт хакы бик бәләкәй диләр, – дип җавап бирде ул.

    Ләкин авыл кешеләре безгә район газетасының 4-5 номерын бергә җыеп китерү фактлары булуы турында әйттеләр. Бу хәл безне дә борчый. Почтаның тотрыклы эшләмәве нәтиҗәсендә, авыл кешеләре төрле матбугат басмаларына языла алмый. Ни генә әйтсәң дә, басма матбуган чыккан көннәрендә кызыклырак була, “свежая газета” дигән төшенчә дә юктан барлыкка килмәгән. Ике атна элек чыккан газетаның йомырка төрергә яки мунча мичен үрләтеп җибәрергә генә кирәге чыгарга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: