Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булуы турында кисәтү
Җәмгыять

Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булуы турында кисәтү

Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы югары булу аркасында шторм кисәтүе игьлан ителде, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк.

Ул 1 сентябрьдән алып 10 сентябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Янгын чыгу куркынычы булган чорда урманга баручылар, табигать кочагында ял итәргә яратучылар хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Чөнки янгыннар урман хуҗалыгына шактый зур зыян сала, югалтулар китереп чыгара.  Шуны искәртик, хәвеф­сез­л­ек кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, ут торак йортларга да кү­чәргә мөмкин.


Нет комментариев