Баулы районы Советы һәм шәһәр Советы утырышында Станислав Соколов Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.
Баулы районы Советы һәм Баулы шәһәр Советы уртак утырышында, ачык тавыш бирү юлы белән, Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Депутатлар бертавыштан Станислав Соколов өчен тавыш бирделәр.
Станислав Юрьевич Соколов 1990 елда Баулы шәһәрендә туган. Югары белемле, гаиләле, кызы бар.
Станислав Соколов Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына 6 марттан кереште. Ә моңа кадәр ул Баулы районы оештыру бүлеге белән җитәкчелек итте.
Исегезгә төшерәбез: элегрәк шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде. Кандидатлар арасында хәзерге вакытта Баулы шәһәре төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе белән җитәкчелек итүче Марсель Даутов та бар иде.
Нет комментариев