Пенсия алды яшендәге баулылар яңа белгечлеккә укый
Җәмгыять

Пенсия алды яшендәге баулылар яңа белгечлеккә укый

Баулы шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” һәм “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары булдыру” төбәк проектларын тормышка ашыра.

Пенсия алды яшендәге баулыларны яңа белгечлеккә укыту Баулы аграр көллиятендә оештырылган. 19 августта анда “ЭВМ операторы” һөнәре буенча таныклыклар биргәннәр. 34 баулылы “Пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру” төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында белем алган. Әлеге программа – “Демография” илкүләм проектының бер өлеше.

Элегрәк көллияттә “Өлкән буын” проекты кысаларында “Бухгалтер” һөнәре буенча укыту булган. Әлеге төркемдә укыган пенсия алды яшендәге баулыларга да дәүләт үрнәгендәге таныклык бирелгән.

Моннан тыш, бүгенге көндә “Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтёр”, “Ягулык салу станцияләре операторы”, “Ветеринария табибы”, Автомобиль краны машинисты”, “Технологик торба үткәргеч монтажнигы”, “Экскаватор машинисты”, “Котельная операторы” юнәлешләре буенча җиде төркем белем ала.

 Шунысын әйтү урынлы булыр: мондый укыту Баулы районының өлкән буын вәкилләренә элекке эш урыннарында хезмәт эшчәнлекләрен дәвам итәргә, заманча җиһазлар, технологияләр, программа чаралары белән нәтиҗәле эшләргә, һөнәрләренә туры килә торган квалификация разряды, классы, категориясе алырга мөмкинлек бирә.

Фото: Баулы шәһәре халык мәшгульлеге үзәге


Нет комментариев