Мигрант балалар өчен яңа кагыйдәләр
Җәмгыять

Мигрант балалар өчен яңа кагыйдәләр

1 апрельдән мигрант балаларын Россия мәктәпләренә яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр. Һәр чит ил баласы үз көченә кергән үзгәрешләр нигезендә хәзер рус телен белүгә тест тапшырырга тиеш.

Биремнәрнең берничә мисалы:

11 сыйныф, телдән җавап бирү өчен 

1. Сорауларга тулы җавап бирегез. 
Сезгә уку ошый һәм ни өчен? Сезне нинди предметлар аеруча кызыксындыра һәм нәрсәсе белән? Мәктәпне тәмамлагач, сез эшләргә яки алга таба укырга ниятлисезме? Ни өчен һөнәр сайлау - һәр кеше тормышында бик җаваплы чор диләр? Сезне барыннан да бигрәк нинди һөнәр җәлеп итә? Сез ничек уйлыйсыз, бу һөнәр кешеләргә нинди файда китерә? Сезнең дусларыгыз кем булырга тели? 
2. Антон Павлович Чеховның "кешедә барысы да: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, фикерләре дә бик матур булырга тиеш"дигән сүзләренең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? Сез бу раслау белән килешәсезме һәм ни өчен? Җавап биргәндә кимендә 10 җөмләдән файдаланыгыз. 
3. Россиядә Җиңү көнен бәйрәм итү традицияләре турындагы текстны (230 сүз) укырга һәм текст буенча сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә. 
 
1 класс, телдән җавап бирү өчен 

1. Сорауларга җавап бир: 
Сиңа ничә яшь? 
Кайда торасың? Адресыңны әйт.
 2. Текстны ике тапкыр тыңла: 
Урамның машина юлында уйнарга ярамый. Светофор булса, юлны җәяүлеләр өчен светофорның яшел сигналына гына чыгарга мөмкин.һ.б.

Фото: татар-информ


Нет комментариев