Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Мәгълүмат кырында сугыш

    Әлмәт шәһәрендә "Экстремистлыкка һәм террорчылыкка мәгълүмати каршы торуның үзенчәлеге, толерантлылык, массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм кофессияара мөнәсәбәтләрне яктырту проблемалары" дип аталган семинар- киңәшмә булып узды. Әлеге чараны Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм ТР Иҗтимагый палатасы оештырды.

    Семинар зур "түгәрәк өстәл" формасында барды, анда ТР куркынычсызлык Советы, ТР президентының дини берләшмәләр белән үзара эш итү мәсьәләләре буенча идарәсе, террорчылыкка каршы район комиссияләре сәркатипләре, республиканың Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Мөслим, Лениногорск, Сарман һәм Ютазы районнары массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре һәм журналистлары катнашты. Сөйләшүдә катнашучылар арасында ФСБ, прокуратура, полиция вәкилләре, шулай ук районнарның җәмәгатьчелек советлары рәисләре, югары уку йортлары һәм мәктәпләр укытучылары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, байтак кына авыл җирлекләре җитәкчеләре дә бар иде.

    - Узган һәм аннан алдагы гасыр террорчыларыннан аермалы буларак, бүгенге көн хаттаблары үз гамәлләрен хакимиятнең аерым вәкилләренә яисә мөһим тормыш объектларына гына түгел, ә гомумән халыкка, гади кешеләргә, очраклы узгынчыларга юнәлтергә омтылалар", - дип саный "түгәрәк өстәл" модераторы, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры советнигы, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Шевчук.

    Болар барысы да җәмгыятьне куркыту һәм болгату максатыннан эшләнә. Террорчыларның исәбе, экстремистларның максатлары кебек үк, гади. Массакүләм мәгълүмат чаралары аларның гамәлләре турында хәбәрләрне дөньяга тарата. Ә кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары, фикерләр плюрализмына ышыкланып, экстремистларны акларга тырышачаклар. Мәсәлән, үзләренең провокациягә корылган чыгышлары белән Мәскәүдәге Христос чиркәвенә пычрак аткан "Пусси Райт" панк-төркеме белән шулай булды.

    Экранда бер яшь кенә кыз оппозиция митингында чыгыш ясый. Ул үзенә-үзе, үз кыюлыгына сокланып, телекамерага карап: "Мин кызгылт-сары революция яклы!" - дип белдерә. Бәхетеннән сикерми генә инде, ә башкалар исә аны хуплап басып торалар. Күпчелек телетамашчылар өчен бу күренеш чиркангыч, чөнки яшь "революционерка-оппозиционерка" төсле революцияләрнең кем акчасына эшләнүен белми һәм үзенең җитәр-җитмәс акылы белән аларның илгә нәрсә китергәннәрен аңламый. Ләкин шул мәлдә шундый ук яшь һәм ахмак берәүдә экран аша нәкъ менә шулай итеп нидер кычкыру теләге туа.

    Озак еллар дәвамында сүз ирегенә сусаганга, хәзер без аның турында шулкадәр күп итеп һәм кайнарланып сөйли-без ки, хәтта әлеге ирекнең мәгънәсе җаваплылык һәм гаделлек икәнлеген онытабыз. Без, массакүләм мәгълүмат чаралары, көзге кебек, вакыйгаларны чагылдырырга гына, ягъни читтән күзәтүче позициясенә басарга тиеш, дибез. Ләкин сүз террорчылык турында барганда читтән күзәтүче генә булып калу мөмкинме? Массакүләм мәгълүмат чараларының экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы мондый позициясе урынлы түгелдер. Без кемгәдер демократиясез булып күренүдән куркабыз. Әйтерсең лә мактаулы көнбатыш илләрендә полиция митингларны куып таратмый да, протест акцияләре активистларын кулга алмый... Әллә анда массакүләм мәгълүмат чаралары халыкка бары тик дөреслекне генә җиткерәләрме? Грузин-осетин сугышы вакытында Россиядән агрессор ясауларын искә төшерү генә дә җитә...

    - Дәүләт органнары массакүләм мәгълүмат чараларының җәмгыятьтә экстремистлык һәм террорчылык күренешләренә каршы караш формалаштыруын хупларга, моңа стимул бирергә тиеш. Әйе, моның өчен акча кирәк. Ләкин әлеге акча үзен тулысынча аклый. Хакимият массакүләм мәгълүмат чараларын террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы көрәш коралына әверелдерә ала. Башкача, массакүләм мәгълүмат чаралары, безнең республикада милләтара туганлык һәм конфессияара татулык көймәсен чайкалдырырга омтылучыларга ирексездән ярдәм итеп, җәмәгать фикере белән уйнау коралына әверелергә мөмкин, - ди Владимир Шевчук.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: