Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ир-ат аерылган хатыныннан үч ала

    Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында җиде административ эш каралды, аларның күбесе балаларына тиешле тәрбия бирмәүче ата-аналарга кагылышлы иде.

    Практика күрсәткәнчә, ата-ана бурычларын, нигездә, исерткеч эчемлекләр белән артык мавыгучылар үтәми. Бу юлы комиссия утырышында андый әти-әниләр юк иде, аларны башка сәбәп белән чакырганнар.

    Балигъ булмаган бер яшүсмер транспорт чарасы белән идарә иткән. Әтисе сүзләренә караганда, үсмер автомәктәптә укый, бер имтиханын да биргән, машинаны начар йөртми. Ләкин машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, өстәвенә 18 яше тулмыйчы руль артына утыру тыела. Шуңа күрә үсмернең әтисенә биш мең сум штраф салынды.

    Комиссия балигъ булмаган яшүсмергә кагылышлы тагын бер эш карады. Полиция хезмәткәрләре аны кибеттә битлексез йөргәндә туктаткан. Егетнең әти-әнисенә кисәтү ясалды.

    Комиссия утырышында бер хатын-кыз чакырылган иде. Аңа баласына тиешле тәрбия бирмәү һәм исерткеч эчемлекләр белән мавыгу белән бәйле эш кузгатылган. Дөрес, әлеге хәлгә ачыклык керткәч, шунысы билгеле булды: хатын-кыз эшли, балаларын карый, исерткечләр белән мавыкмый. Хатын-кыз әйтүенчә, балаларга тиешенчә тәрбия бирмәү турында быелның августында аерылышкан элекке ире уйлап чыгарган. Аерылышу бердәнбер чыгу юлы булган: ир-ат хатынына кул күтәргән, көнләшкән.

    – Яшәргә ирек бирми, шәһәрдән китәргәме инде. Бөтен гаепләүләрне дә ул уйлап чыгарган, исерткеч исемлекләр белән мавыгуым, балаларны карамавым турында бернинди дәлилләр юк, – ди хатын-кыз.

     

    Баулы районында хәзерге вакытта балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә 12 гаилә исәптә тора, аларда 27 бала тәрбияләнә. Нигездә, әлеге гаиләләрне тискәре гадәт – исерткеч белән мавыгу – берләштерү. Быел 12 ата-ана алкогольгә бәйлелектән дәвалану узган.

    Фото: /pixabay.com

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: