Баулы укытучылары – “Озын тәнәфес”тә
Җәмгыять

Баулы укытучылары – “Озын тәнәфес”тә

Капиталь ремонт кичергән Татар Томбарлысы мәдәният йортында һәм авыл китапханәсендә эшләүчеләр, яңартылган бинага сөенә-сөенә, төрле чаралар үткәрүләрен дәвам итәләр.

Авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова җирле мәктәп укытучыларын яңартылган матур бинага кунакка дәшкән: Россиядә Педагог һәм остаз елы уңаеннан, “Озын тәнәфес” бәйгесе үткәргән.

“Авыл мәктәбендә 12 укытучы эшли һәм алар барысы да югары белемле, үз эшләренең осталары. Безнең укытучыларыбыз балаларга төпле белем, яхшы тәрбия бирү өчен барлык көчләрен куеп эшлиләр. Укучылар, укытучылары белән бергә, класстан тыш чараларда да актив катнашалар, район, республика күләмендә үткән бәйгеләрдә призлы урыннар алалар, дипломнар белән бүләкләнәләр”, – ди китапханәче.

Китапханә мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора, күп кенә чаралар, бәйрәмнәр бергә оештырыла. “Озын тәнәфес” дип исемләнгән чара да дустанә һәм җылы атмосферада үткән. Укытучылар, мәктәп стеналарыннан ял итеп, , вакытларын күңелле итеп үткәргәннәр.

Чара ярыш формасында барган. Педагоглар, “Тапкырлар “һәм “Зирәкләр” командаларына бүленеп, үзара көч сынашканнар: төрле биремнәр үтәгәннәр, сорауларга җаваплар эзләгәннәр, артистлык осталыкларын да күрсәткәннәр.

“Бәйге биремнәре берәр минутлык иде. Мәсәлән, бер минут эчендә кайсы команда күбрәк газета-журнал исемен әйтә, бер минут эчендә кайсы команда күбрәк сүз укый. Алдан сөйләшеп куйсаң да шулай була алмас: ике команда да 177шәр сүз укыдылар”, – ди Эльвира Әхмәтҗанова.

“Серле портфель” уены укытучылар күңеленә аеруча хуш килгән. Китапханәче авыл музеендагы 1977 елгы, профессорлар йөртә торган, табигый күннән эшләнгән портфель эченә укытучылар өчен кирәкле һәм кирәк булмаган әйберләрне тутырган. Һәр команда, кулларын тыгып, әйберләрне тотып карап, аларның нәрсә икәнен әйтеп биргәннәр. 

– Һәр команда, мәктәп укытучы өчен нәрсә ул, дигән сорауга җавап та бирде. Шул рәвешле, укытучылар үзләренең һөнәрләре белән таныштырдылар, – ди бәйгене алып барган китапханәче. – Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әдибә Мөдәррисовна белән мәктәп директоры Рәмзия Мөхәммәтшәриповна үзләренең һөнәрләре турында бик эчтәлекле һәм кызыклы итеп сөйләделәр. “Төрле чак була, шулай да без, мәктәп бусагасын яхшы кәеф белән атлап кереп, киресенчә, балаларның кәефләрен күтәреп, аларга белем бирергә, аларның хәленә керә белергә тиешбез”, – диделәр алар. Рәмзия Сәмигуллина укучылар белән горурлануын, аларның уңышларына сөенүен белдерде. Чөнки аларның уңышларына мөгаллимнәрнең дә тырышлыгы кергән.

Чара ахырында авыл мәдәният йорты мөдире Айгөл Нәүрүзбаева һәм Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева составындагы жюри бәйгегә нәтиҗә ясаган.  Ике команда да, бертигез баллар җыеп, җиңүчеләр булган.

Авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова, укытучылар коллективына рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләгән, командаларга дипломнар тапшырган һәм укытучыларга истәлеккә китаплар бүләк иткән.

Ял кичәсе мәдәният йортында дискотека белән тәмамланган.

Фото: Эльвира Әхмәтҗанова шәхси архивы
 


Нет комментариев