Баулы районында барлык терлекләр дә чиплаштырылачак
Җәмгыять

Баулы районында барлык терлекләр дә чиплаштырылачак

Бар терлекләрне чиплаштыру 2023 елның беренче сентябреннән кертеләчәк Федераль закон нигезендә башкарылачак. Әлеге закон буенча, бар терлекләр дә номерлы яки чиплы булырга тиеш. Әлеге эш хөкүмәт тарафынан күптән башланган. Бүгенге көндә крестьян-фермерлык хуҗалыкларында, эре терлек үрчетүче оешмаларда терлекләр чипланган да инде. Чиплаштыру шәхси хуҗалыкларга да кагылачак.

“Әлеге закон нигезендә, барлык төр терлекнең дә маркировкасы булырга тиеш, – ди Баулы ветеринария берләшмәсе начальнигы Ильшат Гаязов. – Бу эш безнең ветеринария хезмәтенә йөкләнә.  Беренче февральдән без ул эшкә тотынабыз”. 

Моның өчен, хөкүмәт тарафыннан ветеринар оешмаларга яңа электрон җайланмалар алып бирелгән.

“Ул смартфон базасында эшләнгән. Терлек турында бар мәгълүмат шунда кертелә. Барлык эшләнгән эшләрне шушы  смартфонга яки базага һәрбер авыл терлеген теркәргә тиеш булабыз. Һәрбер малның үзенең индивидуаль номеры булачак. Сул як колагына – карап укый торган номер,  уң як колагына электрон чип урнаштырыла. Электрон номерны куйганнан соң, без теркәү ведомостенә  кертәбез.   Шунда штрих-кодтагы индивидуаль номер ябыштырылып куела. Терлек колагындагы номерны гади телефон белән дә укып була, әгәр дә инде аның штих-код укый торган җайланмасы булса.    Махсус җайланмага  чипны  китереп карасаң, терлек турында бар мәгълүмат чыга.  Нинди уколлар, нинди вакцинация эшләнгән, терлек кайсы төбәктән икәне тиз генә килеп чыга.

Белгеч сүзләренчә, бу эш ветеринария таләпләрен үтәү, терлекләр арасында  чирләр таралмасын өчен, хисапсыз маллар күченеп йөрмәсен өчен дә эшләнә. 

Тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор фотосурәте


Нет комментариев