Бәйрәмнәре белән котлыйбыз
Җәмгыять

Бәйрәмнәре белән котлыйбыз

Бүген, 29 октябрьдә, Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәте физик һәм юридик затларның милеген саклауны тәэмин итә, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда катнаша.

 Бүгенге көндә республикада 18 меңнән артык объект, 39 меңгә якын фатир һәм аларның милекләре саклана торган урын ве­домстводан тыш сак хезмәте карамагында тора. Көн саен, тәүлек буе, маршрутларга 76 мобиль тоткарлау төркеме чыга. Заманча технологияләр куллану, маршрутларны грамоталы төзү нәтиҗәсендә, ведомстводан тыш сак хезмәте экипажлары хәвеф сигналы буенча адреска санаулы минутлар эчендә барып җитә.

Ә башка вакытларда бүлек хезмәткәрләре, җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итеп, урамнарда патрульлек итә. 2025 елда Татарстанның мобиль төркемнәре 57 меңнән артык хәвеф сигналы буенча эшләгән. Нәтиҗәдә 700дән артык җинаять ачыкланган, җинаять эшләре ачылган, 3 меңнән артык административ хокук бозуга чик куелган.

Ведомстводан тыш сак хезмәте бүлекчәсе Баулыда да бар. Полиция капитаны Таһир Сабитов җитәкчелегендә эшләүче коллективта 30 хезмәткәр һәм ирекле ялланган 27 хезмәткәр исәпләнә.

Фото ясалма интеллект белән ясалган


Нет комментариев