2026 елның 18, 19, 20 сентябрь көннәрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Тавыш бирүгә авыл халкы да актив рәвештә кушылды.
Кызылъяр мәдәният йорты бинасында урнашкан 1038нче сайлау участогы иртәнге сәгать 8дә ачылды. Сайлауның беренче көнендә, беренче сәгатьләрдә үк тавыш бирергә килүчеләр шактый булды. Сайлау комиссиясе рәисе Ленир Дәүләтшин иң беренче булып тавыш биргән Раушания Сәхибгәрәевага бүләк тапшырды. Тәүге тапкыр сайлауда катнашкан яшьләргә дә истәлекле бүләк бирү каралган. Ә андыйлар Кызылъярда 12 кеше исәпләнә.
"Безнең участокта 956 сайлаучы теркәлгән, 87 кеше өйдә тавыш бирүне сайлады", – дип мәгълүмат бирде Ленир Дәүләтшин.
Гаилә белән киләләр
Кызылъяр авылында сайлау, гадәттәгечә, актив уза. Авыл халкы иртүк, гаилә белән барып тавыш бирергә күнеккән. Шундый актив сайлаучыларның берсе Нәсим Зәйдуллин да абыйсы, тормыш иптәше һәм улы белән иртән үк сайлап куйды.
"Үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәр өчен, сайлау участогына килдек, аннары эшкә барабыз", – дип уртаклашты Нәсим Зәйдуллин.
Ул узган гасырның 80нче елларында сайлауларның ничек үтүен дә хәтерендә яңартты.
"Сайлаулар элек тә күңелле уза иде. Без яшүсмер вакытларда кыш көне чаналы ат җигеп, әби-бабайларны сайлауга алып килә идек, – дип сөйләде Нәсим Зәйдуллин. – Авылда сайлау элек тә зур бәйрәм иде. Әле дә истә: клуб каршында шашлыклар пешерәләр, сату рәтләре була иде".
Сайлау участогына гаилә белән килүчеләр арасында Идрисовлар да бар.
"Матур киемнәребезне киеп, бизәнеп-ясанып килдек. Сайлаулар элек-электән, әби-бабайлар заманыннан ук бәйрәм булган бит инде, – дип уртаклашты Алина Идрисова. – Россия Федерациясе Дәүләт Думасының яңа составыннан халык өчен бары яхшылыклар кына көтәбез".
#ТатарстанАлга фотоконкурсы
18, 19 һәм 20 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көннәрендә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсы уза. Аның нәтиҗәләре буенча 3 автомобиль яки 33 смартфонның берсен отарга мөмкин. Идрисовлар бу бәйге турында белә, шуңа күрә катнашырга булганнар. Тавыш биргәннән соң, сайлау участогында бирелгән махсус беләзекләр белән сайлау участогы фонында (бинаның тышында) фотога төштеләр.
Ә менә Тәлгать һәм Закирә Хафизовлар бу бәйгедән хәбәрдар түгел, шулай да үзләре өчен истәлеккә фотога төштеләр.
"Сайлауга электән килгән гадәт белән иртүк килдек. Әйдә инде, соңга калабыз бит беренче сайларга, дип килдек", – дип шаярта Тәлгать абый.
”Думаның яңа составына өметләр зур: илдә тынычлык урнашсын иде инде. Аллага шөкер, бөтен нәрсә бар – ашарга, эчәргә, тынычлык кирәк", – дип кушылды Закирә апа да.
Сайлау тагын ике көн дәвам итәчәк. Участокта тавыш бирүне күзәтүчеләр, хокук саклау органнары, янгын сүндерү хезмәте вәкилләре кизү тора.
Нет комментариев