Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мөнир Рахмаев та Баулыда кала!

Август аенда Шәһәр көненә килгән Элвин Грей да Баулыда калам дигән иде, ә бүген исә шәһәрнең үзәк мәйданын ачу тантанасында концерт биргән Мөнир Рахмаев та шул ук сүзләрне кабатлады.

- Нигә калмаска, калырга була! Бик шәп, матур, төзек шәһәр. Главное, кызлары, алай гына да түгел, әбиләре бик матурлар! - диде артист безгә биргән интервью вакытында. Ә Баулыда калу теләге зур икәнен ул сәхнәдән дә берничә тапкыр кычкырып әйтте.

Мөнир Рахмаев чыгыш ясаган вакытта баулылар белән аралашты, рәхәтләнеп шаяртып сөйләште, тамашачылар арасында бергә җырлар өчен үзенә пар эзләде, әледән-әле сәхнәгә күңеленә хуш килгән кешеләрне алып менде. Артист үзе дә баулылар күңелен яулады. Олысы да, кесесе дә кушылып җырлады, рәхәтләнеп биеде.

- Мин Кызылъярдан килдем, дөресен генә әйткәндә, эш белән килгән идем. Менә концерт карарга да насыйп булды, - диде безгә Гөлчәчәк Кәлимуллина. - Үзәк мәйдан танымаслык булып үзгәргән, бик матур! Ә Мөнир Рахмаевны болай да яратып тыңлый идем, бик күңелем булып концерт карап утырам.

- Концерт шәп, көне матур! - ди баулылы Сания Нуретдинова. - Мин күрше йортта гына яшим. Мәйданның яңа төс алып матурлануын һәр көнне күзәттек, ачылышын көтеп алдык. Бик матур булды! Мондый дәртле концерт та карагач, кәефләр ачылып, күңелләр күтәрелеп китте. Рәхмәт оештыручыларга.

Мөнир Рахмаев ни өчен үзенә насып ярын һәр килгән җирендә эзли? Баулы кызлары хакында фикере һәм аңа кызлар еш мәхәббәт аңлатамы? Бу хакта тулырак "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев