Бу хакта «Баулы-информ» редакциясенә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясендә хәбәр иттеләр.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре А.Хафизов һәм Р.Могыйнов идарә иткән автомобильләрне туктатканнар. Ике машина йөртүче дә медицина тикшерүе узудан баш тарткан, бу закон буенча исерек хәлдә машина йөртүгә тиңләштерелә.
Эшләрне карау нәтиҗәләре буенча гражданин А.Хафизов РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепле дип табылды. Ул 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, 45 000 сум күләмендә административ штраф билгеләнде.
Гражданин Р.Могыйнов шул ук маддә буенча гаепле дип табылган. Ул 1 ел 8 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм 45 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә исерек хәлдә руль артына утырырга ярамау турында искә төшерә. Алкоголь кулланганнан соң автомобиль белән идарә итү – машина йөртүченең үзе өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә үлем куркынычы белән яный. Медицина тикшерүеннән баш тарту эшне тагын да катлауландыра гына, кырыс санкцияләргә: зур күләмдә акчалата штрафка һәм озак вакытка машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә китерә. Юлларда куркынычсызлык һәркемнең шәхси җаваплылыгыннан башлана.
Нет комментариев