Мәүлид ае – изге ай. Бу айда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәһһиссәлам туган. Барлык мөселман дөньясы пәйгамбәребезне зурлап искә ала, мәчетләрдә Мәүлид бәйрәмнәре уза. Шундый мәҗлес Шалты авылында да узды, диеп җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова хәбәр итте.
– Мәүлид бәйрәмен ел саен үткәрәбез. Ике тапкыр хаҗда булган авылдашыбыз Римма ханым Гыйльфанова ярдәме белән быел да оештырырга насыйп булды, – дип сөйләде Наҗия ханым. – Оештыручы булгач, аңа башкалар да ярдәмгә килә, кулдан килгәнчә, без дә ярдәм итәбез. Имамыбыз Насых Гыйльфановның пәгамбәребез турында, аның тормышы турында вәгазьләр тыңладык.
Наҗия Гыйльфанова сүзләренчә, авылдагы һәр дини бәйрәм бергәләп сөйләшеп, авылдашларны өндәп үткәрелә.
– Без үзебез белгәнне яшьләргә сөйләп калдырырга тиешбез. Салаватлар әйттек, бик эчтәлекле мөнәҗәтләр әйттек. Барлыгы 25ләп кеше җыелдык,– диде ул. – Илүзә ханым ярдәме белән чәй табыны да әзерләнде.
Яшьләрнең кызыксынулары, сораулар бирүләре дә оештыручылар күңеленә хуш килгән.
– Мәчеткә килүче яшьләребездә сораулар туа икән, димәк, алар мәгълүматлы. Аларның тагын да тирәнрәк белемгә омтылулары дигән сүз, – ди Наҗия Гыйльфанова. – Өйлә намазын бергә укып, бердәм булып, дин юлыннан бергә барыйк, дигән теләктә таралыштык. Шалты яшьләре арасында дини бәйгеләргә баручылар бар, аларның барысы да азан әйтә беләләр. Авыл өстендә азан яңгырап торса, үзе күңелле бит.
Нет комментариев