"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы
Баулы шәhәрендә яшәүче Мөхәммәтнур Идрисовның гаражында гадәти булмаган техника - сугыш чорының легендар Т-34 танкы тора. Ул сугыш коралының кечерәйтеп ясалган копиясе, әммә охшашлыгына таң калырлык.
Бүген Кызылъяр авылында яшәүче Роза Мөхәмәтҗанова күпсанлы дусларын, туганнарын, фикердәшләрен үз өенә кунакка җыеп, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Август аенда Шәһәр көненә килгән Элвин Грей да Баулыда калам дигән иде, ә бүген исә шәһәрнең үзәк мәйданын ачу тантанасында концерт биргән Мөнир Рахмаев та шул ук сүзләрне кабатлады.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышында тугыз материал каралды. Алар барысы да балаларына тиешенчә тәрбия бирмәүче ата-аналарга карата төзелгән иде.
Исергәп авылында федераль трассадан Ленин урамына керә торган урында таш җәелгән юлны яңарту эшләре бара.Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин сүзләренчә, әлеге эш бюджет акчаларын кулланмыйча гына башкарыла. Юлга ком-таш катнашмасы түшәү якынча 200 мең сумга төшкән.
0