Баулы энергетиклары бәйрәм итә
Яңалыклар

Баулы энергетиклары бәйрәм итә

Дүшәмбе - елның иң кыска көнендә - энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Баулы районында эшчәнлекләре энергия ресурслары белән бәйле биш предприятие бар. Шуларның берсе - Баулы район электр челтәрләре. Алар көче белән быел Исергәп авылында - якынча 4 километр, Александровка авылында 2 километр һава линиясе реконструкцияләнгән, Баулы шәһәренең "Нефтепровод" микрорайонында 3 километр электр тапшыргыч линия төзелгән. Энергетиклар шулай ук төзелеп килүче йортларга кабель линияләре дә сузган.


Нет комментариев