Баулыдан тугыз яшь шахматчы Актанышта кечкенә һәм авыл районнары арасында үткән республика беренчелегендә катнаштылар.
Үзенең яшь төркемендә беренче урынны Эдгард Мурзаков яулаган, Рианна Гайнетдинова и Даниил Михайлов икенче урыннар алганнар. Надежда Иполитова белән Аделина Галимова бронза медальләргә лаек булганнар. Турнир өч көн барган. Анда катнашучылар бөтен вакытларын шахмат такталары янында гына үткәрмәгән, актив спорт төрләре белән дә шөгыльләнгәннәр. Әлбәттә, Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты барган бу көннәрдә иң кызыклысы мини- футбол буенча турнир булган. Ярышта катнашкан алты команда арасында баулылар беренче урынны яулаганнар.
Нет комментариев