Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлгән.
«1936, 1947 һәм 1951 елларда туган өч ир-ат һәм 1951 елда туган хатын-кыз коронавирустан вафат булды», – дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Шулай итеп, пандемия башланганнан алып республикада коронавирустан 1953 үлем очрагы расланган.
Фото: pixabay.com
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев