Шикәр чире белән авыручыларга киңәш
Кандагы шикәр күләмен нормага салырга булышучы берничә рецепт тәкъдим итәбез.
Сихәтле эчемлек ярты стакан җылы сөткә 15 тамчы тома балавыз (прополис) төнәтмәсе тамызып, әйбәтләп болгатып ясала. Хуш исле шифалы сыеклыкны 12 көн рәттән йокларга ятар алдыннан эчәләр. Курсны елга ике мәртәбә кабатларга ярый.
1 чәй кашыгы төелгән корица порошогын 1 стакан кефирга салып болгатып, иртәнге ашны ашарга ярты сәгать кала, ач карынга эчәргә кирәк.Дәвалану курсы – ике атна.
Әйбәтләп юылган 1 аш кашыгы эре бөртекле солы ярмасына 1 стакан су салып, талгын утта 15 минут кайнаткач, сөзәбез, суытабыз. Өч өлешкә бүлеп, көн дәвамында эчеп бетерәбез. Солы ярмасын атнага берничә мәртәбә кайнатып эчүнең зыяны юк. Ул кандагы шикәр күләмен нормага салырга булышу белән беррәттән. ашказаны-эчәклек системасына, бавырга, ашказаны асты бизенә уңай тәэсир итә.
Өч аш кашыгы кипкән кара карлыган яфраклары өстенә бер стакан шау кайнар су коеп, өстен томалап, тастымалга төреп куеп төнәтәбез. Аны көн дәвамында эчеп бетерәбез. Атнага бер-ике мәртәбә витаминлы чәй эчү кандагы шикәр күләмен киметә.
Кофе урынына иртән цикорий кайнатып эчәргә гадәтләнсәгез, канда шикәр күләме нормага салыныр. Куллану тәртибе кофеныкы кебек. Бу сихәтле үлән басу-кырлар тутырып үсә. Кара көздә яки иртә язда тамырларын казып алып, юып киптереп, төеп әзерләп куярга була. Ул сәүдә нокталарында һәм даруханәләрдә дә сатыла.
Топинамбур яфраклары, чәчәкләре сабакларыннан ясалган чәйнең, бүлбесен чи килеш кыргычтан кырып, үсемлек мае сибеп яки салатларга турап салып, беренче, икенче ашлар пешергәндә ризыкка өстәп җибәреп, парда пешереп ашауның шикәр чире белән авыручы кешеләргә файдасы зур. Җир грушасы дип аталып йөрүче бу сихәтле үсемлекне бакчага утырткач, тәрбияләп үстерү технологиясе бик җиңел. Ул талымсыз, әрсез. Бүлбеләрен, яфракларын, чәчәкләрен көздән киптереп куеп, ел әйләнәсе кулланырга була.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев