Мин ясаган рафаэлло кибетнекенә бик якын, ләкин аермасы бар. Кибет кәнфите корырак, минемчә, куертылган сөтне артык күп салмаска кирәктер дип уйлыйм. Чамалап, әз-әзләп салыгыз куертылган сөтне.
Кирәк:
* 75 г кукуруз таякчыклары (кукурузные палочки);
* 200 г куертылган сөт (сгущённое молоко);
* 100-150 г кокос валчыгы;
* 15 шт миндаль.

Эш барышы:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
1. Иң элек миндальне, кабыгы җиңел әрчелсен өчен, 3 минут кайнар суда тотабыз.

2. Кукуруз таякчыкларын иттарткыч аша чыгарабыз.

3. Аннан куертылган сөтне кушып, бер массага килгәнче болгатабыз.

4. Массадан түгәрәкләр ясап, миндальне уртасына куярга һәм кокос валчыгында әвәләргә, аннан 1 сәгатькә туңдыргычка (морозильник) тотарга.

Эльмира Нигъмәтҗанова
http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/desert/?id=8333
Нет комментариев