Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар солдатка әзерләнә

1 апрельдән Россия Федерациясе кораллы көчләренә язгы чакырылыш башланды. Шәһәрнең хәрби комиссариатында Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров җитәкчелегендә чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Бу көнне чакырылыш комиссиясенә 40тан артык егет килде.

Комиссия эше башланыр алдыннан, район хәрби комиссариатының армиягә чакырылыш бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин, хәрби хезмәткә җыенучы егетләргә аларның хокукларын һәм бурычларын җентекләп аңлатып, инструктаж үткәрде. Барыннан да элек, егетләр сәламәт булырга тиеш. Һәр егет хәрби комиссариатка килер алдыннан, медицина комиссиясе үтәргә тиеш булган. Бу көнне хәрби хезмәткә алынучылар белән армиягә чакырылыш комиссиясе әгъзалары әңгәмә корды.

Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов сүзләренә караганда, хәрби комиссариатка барлыгы 171 кеше медицина комиссиясе узу өчен чакырылачак.

– Безнең хәрби комиссариаттан язгы чакырылышта хәрби көчләргә 59 кеше китәргә тиеш, – дип сөйләде Илшат Халитов. – Аларның 35е – Баулы шәһәрендә һәм Баулы районында яшәүчеләр, калганнары – Ютазы районыннан. Хәрби хезмәткә беренче төркем 21 майда китәчәк. Безнең егетләр, узган еллардагы кебек үк, Россия Федерациясенең бөтен территориясендә – Калининград өлкәсеннән алып, Ерак Көнчыгышка кадәр –хезмәт итәчәк. Алар кораллы көчләрнең барлык төрләренә дә җибәреләчәк. Солдатларның күбесе коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәр дип планлаштырыла.

Хәрби комиссар хәбәр иткәнчә, быел чакырылыш буенча җитди үзгәрешләр юк.

– Язгы чакырылыш үзенчәлекләренең берсе – бу юлы IТ-технологияләр белән бәйле тармакларда эшләүче гражданнар өчен яңа кичектерү кертелгән, – дип хәбәр итте хәрби комиссар. – Бу гражданнар 27 яшькә кадәр хәрби көчләргә чакырылмаячак.

Билгеле булганча, егетләрне армия сафларына җибәргәндә, коронавируска каршы чаралар катгый үтәләчәк. Мәсәлән, биналарны, автобусларны һәм башка транспортны санитар эшкәртү күздә тотыла.

Илшат Халитов сүзләренә караганда, мондый катлаулы вакытта армиягә алынучылар кайнар нокталарга китмәячәк.

– 2022 елның 29 мартында оборона идарәсенең илкүләм үзәгендә узган киңәшмәдә оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу, хәрби хезмәткә чакырылучы бер генә егет тә, хәрби хезмәткәр дә кайнар нокталарга эләкмәячәк һәм җибәрелмәячәк, дип белдергән иде, – дип сөйләде Илшат Халитов.

Кызылъяр авылыннан Динар Баһаветдинов көллияттә коткаручы булырга укый.

– 18 яшьтән армиядә хезмәт итәргә әзер идем, – дип сөйләде Динар Баһаветдинов. – Диңгез пехотасына эләгәсем килә. Минем уйлавымча, һәр ир-ат, армия сафларында хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш.

Быел хәрби хезмәткә чакырылучылар көне 25 апрельдә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече залында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев