Татар халкының күренекле композиторы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулу уңаеннан, Шалты мәктәбендә “Калфаклы сандугач” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узган. Аны “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе әгъзалары мәктәп коллективы белән берлеклектә оештырган.
Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкова – беренче профессиональ татар хатын-кыз композиторы, җырчы һәм актриса. Аның иҗаты татар җыр сәнгатенең үсешенә зур өлеш кертте, җырлары бүген дә халык күңелендә яши. Аның тавышын татар “сандугач”ы дип атыйлар, ә көйләре татар халкы мәдәни кодының бер өлешенә әверелде.
1 ноябрьдә Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулды. Милли мәдәниятебезнең йөзек кашы булган шәхесне искә алу чаралары Баулы районында да уза. Шалтылар да аның иҗатын хөрмәт итәләр, юбилей чараларын үткәрәләр. Бу эшкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Шалты бүлекчәсе җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова аеруча зур өлеш кертә.
“Мин башлангыч сыйныфларда әнидә укыдым. Өченче сыйныфта ул миңа Сара Садыйкованың “Кайтам инде” җырын өйрәтте. Шул вакытта беренче тапкыр сәхнәгә чыгып җырладым. Бәлки, Сара Садыйкова иҗатын шул чактан ук яратып калганмындыр”, – дип истәлекләре белән уртаклашты ул.
Кичәне мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Ләләгөл Кашапова алып барган. Җылы һәм күңелле атмосферада узган очрашуда кунаклар Сара Садыйкованың халык арасында популяр булган җырларын башкарганнар, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләшкәннәр, балачак һәм яшьлек елларына бәйле истәлекләре белән уртаклашканнар.
“Сара Садыйкованың җырларын бала чакта да, үсмер чакта да, яшьлек елларында сәхнәләрдә дә, матур мәҗлесләрдә дә җырладык. Әдәби-музыкаль кичәдә дә Сара ханымның унбишләп җырын искә төшереп, рәхәтләнеп җырлап утырдык. Яшьлегебезгә кайтып килгәндәй булдык”, – дип тәэсирләрен җиткерде Наҗия Шәйсолтан кызы.
Наҗия Гыйльфанова укучыларга Сара Садыйкованың күренекле сәнгать эшлеклесе генә түгел, ә нәфис зәвыкка, тирән милли эстетикага ия булган талантлы шәхес икәнен дә күрсәтергә омтылган.
Әдәби-музыкаль кичәгә килүчеләр өчен Сара Садыйкова иҗатына багышланган күргәзмә дә оештырганнар.
Чара чәй өстәле артында дәвам иткән җылы әңгәмәләр белән тәмамланган.
– Амин тотканда Сара Садыйкованың һәм аның әти-әнисенең рухына багышлап дога кылдык. Изге теләкләребез барып ирешсен иде, – ди Наҗия Гыйльфанова.
Мондый очрашулар күренекле шәхесләрнең иҗатын яшь буынга җиткерергә, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытырга һәм онытылмас тәэсирләр калдырырга ярдәм итә.
Фото: Наҗия Гыйльфанова, Шалты мәктәбе архивы
Нет комментариев