“Нефтьче” стадионында шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары катнашында “Көзге марафон” булды.
Марафон Баулы шәһәр Советы депутатлары тәкъдиме белән оештырылды. Анда җитәкчеләр генә түгел, хезмәткәрләр дә катнашты. Мәсәлән, “Баулы-информ” мультимедия редакциясе хәбәрчеләре баш мөхәррир белән 12 кеше чыкты.
Ә редакциянең баш бухгалтеры Гөлназ Мөтәсипова 35-50 яшьлек хатын-кызлар арасында беренче килде.
Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасының киләсе саныннан укырга мөмкин булачак.
Нет комментариев