Баулыда яшәүче Миргасыйм һәм Венера Исрафиловларның бергә гомер итүләренә илле ел тулды. Алар алтын туйларын Баулы районы ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә тилгеләп үттеләр. Моннан нәкъ илле ел элек кавышкан пар бүген дә үрнәк гаилә булып гомер итә.
Аларны язмыш 1976 елның августында очраштыра: Миргасыйм Мәгасүм улы Кызылъяр авылына кунакка килә һәм Венера Фәсхетдин кызы белән таныша. Яшьләр бер-берсен ошаталар, ике арада мәхәббәт очкыннары кабына. Ике ай очрашып йөргән пар 1976 елның 23 октябрендә өйләнешә. Гаилә Кызылъяр авылында төпләнә. Вакыт узу белән үз йортларын булдыралар, мәхәббәт җимешләре Марсель, Марат һәм Миләүшә дөньяга килә. 1988 елда Исрафиловлар Баулы шәһәренә күченә.
Исрафиловлар фидакарь хезмәт юлы уза, хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә ия була. Миргасыйм Мәгасүм улы гомер буе машина йөртүче хезмәтен башкара, мелиорация оешмасыннан пенсиягә чыга. Лаеклы ялда да тик тормый: улына фермерлык хуҗалыгы алып баруда булыша, аның һөнәри күнекмәләре бик тә ярап куя. Ә Венера Фәсхетдин кызы хезмәт юлын кушылмалы азык җитештерү заводында башлый, ә аннары нефть базасына оператор-ягучы булып урнаша, лаеклы ялга кадәр шунда фидакарь хезмәт куя.
Илле ел бер сукмактан, иңне-иңгә куеп, бер уй-теләк белән атлау – зур бәхет. Бу сан артында никадәр сабырлык, зирәклек, бер-береңне аңлау, хөрмәт һәм сүрелмәс саф мәхәббәт ята... Нәкъ менә алар тормыш авырлыкларын җиңәргә, туры юлдан тайпылмаска ярдәм итә дә инде.
1976 елның августында бер күрүдә туган мәхәббәт гомерлек булган. Ә алтын көздә кабынган гаилә учагы бүген дә балаларын һәм оныкларын җылытып тора. Миргасыйм абый белән Венера апа бер-берсенә терәк булып яшиләр. Үзара ярату һәм хөрмәт, бар эшне бергәләп эшләү аларны тагын да якынайта. Исрафиловлар, бар туганнарын җыеп, бердәм булып гомер итәләр.
“Без икебез дә җидешәр балалы гаиләдә үстек. Барысы белән дә тату яшибез, аралашып торабыз. Яхшы яшәүнең тәме – туганнар белән тату булу, бер-береңә ярдәм итү”, – дип уртаклашты гаилә башлыгы.
Исрафиловлар беркайчан да эшсез утырмыйлар: зур хуҗалык алып баралар, бакча белән шөгыльләнәләр. Венера Фәсхетдин кызы – хәстәрлекле хатын, сөекле әни һәм кайгыртучан әби. Миргасыйм Мәгасүм улы – төпле гаилә башлыгы, зирәк ата һәм шаян бабай.
Исрафиловлар Алтын туйларын ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә билгеләп үттеләр, тантаналар залына нәкъ яшьлектәгечә кулга-кул тотынышып керделәр. Миргасыйм һәм Венера Исрафиловларның исемнәре “Баулы районының Мактаулы юбилярлар китабы”на кертелде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Әхмәтова аларга җылы теләкләрен юллады. Бу истәлекле вакыйга белән юбилярларны Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Сафиуллин да котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Юбилярлар элек хезмәт куйган оешма вәкиле Булат Хуҗиев та бүләк белән килгән, тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле күп санлы туганнары, балалары һәм оныклары котлавы булды. Алар юбилярларга бик күп мактау сүзләре җиткерделәр, аларның ачык йөзле, кунакчыл булуларын, барлык авырлыкларны бергәләп җиңүләрен, үрнәк булып яшәүләрен билгеләп үттеләр, рәхмәт белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты солисты Гөлнара Абдуллина Исрафиловлар хөрмәтенә күңелләргә үтеп керерлек җыр башкарды.
Автор фотолары
Нет комментариев