Ванга өйдә берничә әйберне мотлак тотарга кушкан
Ә сездә бәхет китерүче бу әйберләр бармы?
Ванганың меңнәрчә кешегә акыллы киңәшләре белән ярдәм итүе билгеле. Байлык, уңыш, иминлек булсын өчен күрәзәче өйдә берничә әйбер тотарга кушкан, диләр. Нәрсәләр алар?
Ат дагасы ишек башында торырга тиеш. Уңышны гел атка атланып чабып килүче кебек күз алдына китерәләр. Бу атрибуты булганнарга ул керми китми икән.
Сарымсакның кара көчләрдән, начарлыктан, тар күңелле кешеләрдән саклавын белә идегезме? Өегездә булсын.
Бал — байлык символы. Өй иясе дә балны ярата. Балсыз яшәмәгез.
Пешкән, кызыл алмалар керем чакырып тора. Алар аш-су бүлмәсендә гел булсын.
Өйдә һәрвакыт яңа сабыннар да булырга тиеш. Авырулар килмәс.
Көзге бәхет китерә икән. Ләкин ул иске, кемнәндер калган булмасын. Анда башкаларның начар энергиясе калган булырга мөмкин. Яңа көзге алып куегыз.
Гәрәбә ташы озын гомерле, сәламәт булырга ярдәм итә, акча китерә.
Ком сәгате вакытны дөрес һәм кирәкле эшләргә сарыф итәргә ярдәмләшә.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев