Тулган Айның йогынтысы
Тулган Айның кешеләргә йогынтысы көчле булачак.
Бүгенге тулган Ай гадәти түгел, супер тулган Ай да әле. Ай тулган вакытта Җиргә якында булса, бу "супер тулган Ай" дип атала. Бу – сирәк була торган күренеш. Аның октябрьдә тулганын “Ау Ае” да диләр. Борынгылар бу вакытта кыргый җәнлекләрнең басуга чыгуына һәм аларга ау ачарга вакыт булуына ышанган.
Күктә түм-түгәрәк Айны Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 45 минутта күрергә мөмкин булачак. Бу вакытта Айның иң көчле һәм якты чагын күрергә мөмкин. Айның шундый тулы чагын 20 октябрьгә кадәр күзәтергә мөмкин булачак.
Астрологлар еш кына тулган Айны кешенең эмоциональ халәте үзгәрүенә, шулай ук йокы сыйфатына, аппетитка, якыннары белән аралашу үзенчәлекләренә йогынтысы көчле булуын билгели.
“Бүген, 17 октябрьдә, тулган Ай Кучкар йолдызлыгына туры килә. Конфликтлар чыгуы, үз планнарыңны тиз арада тормышка ашыру теләге булырга мөмкин. Бу моментны исәпкә алыгыз һәм партнерларның ихтыяҗларына игътибар итегез”, –ди астрологлар.
Кучкар йолдызлыгы – бик кызу һәм импульсив билге. Ул кешеләрне тиз кызып китүгә этәрә. Бу көнне хисләрне – контрольдә, ә телне тыеп тоту авыр булачак. Зур әйберләр сатып алу кебек эшләрне башка вакытка калдырырга кирәк. Шулай ук, бүген бурычка акча алырга һәм биреп торырга ярамый. Эштә яңа проектларга тотынмау, башкаларның бурычларын үз өстеңә алмау яхшырак.
Тулган Ай көнендә ачуланышырга һәм мөнәсәбәтләрне ачыкларга, артык күп ашарга, алкоголь кулланырга, Айга озак карап торырга, чәч кистерергә, якыннарыгыз белән ачуланышырга, кешедән үч алырга ярамый. Сабыр булырга тырышыгыз. Бу көнне башланган конфликт бик озакка сузылырга, ә аларның нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев