Туган көнгә сәгать бүләк итәргә ярыймы?
Кешегә сәгать бүләк итәргә ярамый, гомерне кыскарта. Сәгать бүләк итсәләр, ул кешегә 10 тиен булса да акча бирергә кирәк, диләр. Бу дөресме?
“Бу сорауга җавап бик гади. Шулай да, аңлаешлырак булсын өчен, бүләкләрнең 2 төрле булуын искәртеп үтик: бүләк итәргә ярый торган әйберләр һәм бүләк итәргә ярамый торган әйберләр.
Нәрсә ярый/ярамый икәнен ничек аерырга соң? Монда барысы да гади! Хәләл булган һәрнәрсәне бүләк итәргә ярый. Хәрам булган һәрнәрсәне ярамый.
Сәгать тыелган, хәрам әйберләр исемлегенә керми! Димәк, сәгать бүләк итәргә ярый! Ә "Сәгать бүләк итү гомерне кыскарта" дигән сүзләргә ышанырга ярамый”, - дип яза “Хозур дин турында”.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев