Язның соңгы тулган Ае нәрсәләрдән сак булырга куша?
Бүген, 12 майда, бу язның соңгы Ае Мәскәү вакыты белән 19:53 сәгатьтә туп-тулы булачак.
Ул “чәчәкле” Ай дип атала. Мондый гадәти булмаган аталыш астрологик күренешкә елның бу вакытында табигатьнең шау чәчәккә төренүе сәбәпле бирелгән. Ул уңдырышлылыкны, тормышның уянуын, үсешне һәм матурлыкны символлаштыра.
Бу тулы Айның иң мөһим үзенчәлеге — аның Чаян йолдызлыгы аша үтүе. Бу — су стихиясе билгесе, ул - инстинктлар, серләр, яшерен барлык нәрсәләр белән идарә итүче билге.
Тулган Ай вакытында кешеләр тынгысыз һәм ярсу, борчулы булырга мөмкин. Бу чорда хроник авырулар кискенләшә, йокысызлык җәфалый. Аяк-кул сыну куркынычы бар, шуңа күрә сак булыгыз.
Бүген кеше тикшерергә, яман сүзләр сөйләргә, кеше артыннан сөйләргә бөтенләй ярамый, болар барысы да үзегезгә кире әйләнеп кайтачак, өстәвенә, артыгы белән дә. Тулган Ай вакытында спиртлы эчемлекләр һәм авыр ризык кулланырга да ярамый.
Бүген - үз хисләрегезне контрольдә тота алмаган көн. Шуңа күрә тулган Ай вакытында зур әйберләр сатып алмагыз. Уйланмаган чыгымнар соңыннан авырлыклар тудырырга мөмкин. Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев