Бүгенге көндә тагын нәрсәләр эшләргә була?
Сынамышларга колак салсагыз.
Көндәшегездән котыласыгыз, сөйгәнегезнең сезне генә яратуын теләсәгез, бүген зур бер түгәрәк суганны нәкъ урталай бүлегез һәм киселгән ике ягына да тоз сибегез. Соңыннан суганны кире “ябыштырып” бәйләп куегыз. Иртәгә бу суганны җиргә күмәргә кирәк икән.
Бүген урманга барудан тыелып торыгыз. Аеруча берүзегез кеше йөрмәгән җирләрдә булмагыз. Андый урыннарда бүген “кара көчләр” бәйрәм итә, ди. Хатын-кызлар бигрәк тә сак булсын.
Борынгылар бусаганың “икенче дөнья” белән тоташтыручы аралык икәненә ышанган, шуңа бусагада утырырга кушылмаган. Бу киңәшкә аеруча бүген колак салырга кирәк.
Бәби көткән хатын-кызлар бу җаваплы айларын җиңеллек белән үткәрергә теләсә, бүген итле бәлеш салмасын.
Сынамышларга ышансак, бүген коймак пешерү дә бик хупланмый. Өйдәгеләр арасында ызгыш-талаш чыгарга мөмкин икән. Тавыш-гауга чыгуны теләмәсәгез, бүген өегез дә, барлык әйберләрегез дә тәртиптә булсын.
5 майны ялгызлыкта үткәрергә ярамый икән. Бүген күбрәк аралашыгыз, кешеләр янында булыгыз.
Өйдә яшь бала бар икән, бүген өйдәге бернәрсәне дә тышка чыгармый торыгыз. Баланың бәхете өйдән китәргә мөмкин, имеш.
Менә шулай. Ышансагыз, колак салыгыз!
Чыганак
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев