Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Булмас димә

Бүген - өйгә акча керә торган көн!

Яңа Ай туганда теләгән теләкләр тормышка аша, диләр.

Бүген туган Ай бик гадәти түгел, чөнки ул Үгезбозау йолдызлыгында булачак. Бу - иң көчле финанс билгесе, ул ялкаулыкны һәм паникага бирелүне яратмый. Ул билге һәрнәрсәдә тотрыклылык, даимилек, гармония таләп итә.

 

Бу көннәрдә сине бәхәскә, ызгышка котырткан, яки энергияңне һәм көчеңне ала торган шикле кешеләр белән аралашмаска тырыш. Кызыл чүпрәк күрәсең икән — кулыңны селтә дә, үзең өчен кызыклырак булган эшкә тотын. Хәзерге вакытта булган барлык нәрсәгә шатланырга өйрәнергә вакыт. Бүген кемгәдә дә булса ярдәм күрсәтергә, бик яхшы һәм күңелле эшләр башкарырга тырыш.

 

Яңа Ай туганда без ниндидер яңа адымнар һәм эшләр планлаштыра алабыз, әмма аларны үсеп килүче Айның икенче яки өченче көнендә генә тормышка ашыра башларга мөмкин.

 

Яңа Ай туган көнне авыр ризык ашамагыз. Яшелчә-җимешләрнең файдасы сизелерлек булыр. Өйдәге аптечканы чистартырга иң уңайлы көн булачак, вакыты чыккан дарулардан нәкъ бүген котылыгыз! Чирләр дә урап үтәр.

 

Ай туган вакытта өйнең чиста, җыештырылган булуы бик мөһим. Иске, ватык әйберләрдән арыныгыз.

 

Ай туган көнне теләгән теләкләр тормышка аша, диләр. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт уңышлы санала. Бүген тәңкәне яисә кәгазь акчаны Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Иртән акчаны янчыкка салабыз һәм киләсе Ай туган көнгә кадәр тотынмыйбыз.

 

Акча артсын өчен болай эшләргә дә була: мөмкин кадәр күбрәк кәгазь һәм тимер акчаларны кошелекка салып, аны ачык килеш көзге янына куярга. Акча көзгедә чагылып торсын.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев