Баулылы мошенниклар тозагына эләккән
Мошенникларга ышанып, акчасыз кала күрмәгез, дип сөйләп торалар, ә халык һаман алдана. Баулыда яшәүче бер хатын-кыз да шушы көннәрдә шулар капканына эләккән. “Баулы-информ” редакциясенә җибәргән хатында шул хакта бәян итә.
Исемен күрсәтергә теләмәгән шәһәрдәшебез түбәндәгеләрне яза:
“Инде, мин әйтәм, бала-чага да түгел инде үзем, я берәр беркатлы карт әбекәй дә түгел. Белемем дә бар, әмма ничектер мошенниклар капканына эләктем бит мин дә.
Иртәнге як иде. Телефонда утырам: ватсап, телеграм тикшереп, яңалыклар укып. Олы улым 9нчы сыйныфта укый, шул класс чатын укыйм. Анда нинди фотоальбом, нинди ленталар заказать иту турында, чыгарылыш кичәсен кайда үткәрү турында сөйләшү бара. Күпме акча жыясы, аны ничек җиткерәсе, һәм башка уйлар башта. Шул вакыт телеграмда бер каналга күзем төште. Нинди канал микән бу, кайчан язылганмын инде мин монда дип уйлап куйдым да, ачып карадым. Бик күп постлар, барысы да ставкалар, акча эшләү, акча уйнату турында. Өскә үк менеп тә укып карадым. Без спорт аналитиклары, сезнен депозитларны жыеп ставка куябыз, аннан сезгә җиңгән акчаларыгызны күпләп кире кайтарабыз, диелгән. Мәгълүмат бик күп. Бик акыллы итеп, ышандырырлык итеп язылган. Язылучылары да ике йөз мең тирәсе. Әлеге канал 2020 елда ачылган, шул вакыттан бирле эшләп килә. Мошенниклар ачкан каналларны телеграм биш-алты ай эчендә яба, без инде өч елдан артык эшлибез, димәк безгә ышанырга нигез бар, диелгән. Төрле счётларга күчерелгән суммалы скриннар, кешеләрдән рәхмәт сүзләре, яхшы отзывлар тулып ята. Ышанмаслык та түгел кебек. Аек акыл белән уйлаганда, бушлай сыр капканда гына икәнен дә аңлыйм үзем, ләкин күп итеп акча эшләп, кредит картасын каплау теләге көчлерәк сыман.
Башта кызыма яздым, шушы каналдан скрин ясап та җибәрдем. Әнием, җүләрләнмә, мошенниклардыр бу, дигән җавап алдым. Минимум 3000 сум акча җибәреп, 34 000 доход алу мөмкинлеге бар, дип язылган каналдагы соңгы постта. Өч мең күп акча түгел бит инде, бәлки, отармын. Алдансам, елап утырырлык сумма тугел, дип уйладым да яздым мин боларга. Җавап озак көттермәде, шундук нинди сумма җибәрергә теләвемне сорадылар һәм акча җибәреләсе карта бәйләнгән телефон номерын яздылар. Мин алар кушкан банкка акча җибәрә алмадым, шуны хәбәр иткәч, миңа икенче номер җибәрделәр. Өч мең сум акчам әйбәт кенә шул картага очып китте. Чекның скринын боларга җибәргәч, дүрт сәгать көтегез, дигән жавап килде.
Бик озак үткән кебек тоелды ул дүрт сәгать. Инде алданганмындыр, нәрсә көтәсең инде син дип, үземне ачуланып та алдым. Ниһаять, көткән вакыт килеп җитте дә, шатлыклы хәбәр килеп төште: болар минем өч меңгә тагын бер мең өстәгәннәр дә мин 44700 сум акча отканмын икән бит! Ләкин, ул акчаларны чыгарыр өчен, комиссия түләргә кирәк, мин тагын 2500 җибәрергә тиеш. Һәм акча күчереләсе карта номерын сорыйлар. Килеп каптым дидем үземә. Точно мошенниклар инде болар!
Хәзер ярты юлда туктасам, күңелдә шик калачак, бәлки әле мошенниклар да түгелдер, дигән уй баштан чыкмый. Нишләргә? Акча да жәл. Алар бит әле һәрбер операциянең чегын сорыйлар, чынлап та җибәргәнменме, алдамыйммы янәсе. Ашыктыралар җитмәсә, янәсе мин генә калганмын һәм бөтен группаны тоткарлыйм.
Ярар, ни булса шул булыр, сабак булыр дидем дә, болар җибәргән икенче номерга тагын акча салдым. Шуннан тагын бер сәгать көтәргә куштылар.
Инде ул бер сәгатьне чынлап та ышанып көттем. Мошенник булсалар, мине инде әллә кайчан блокировать итеп куйган булырлар иде, дип уйладым. Бер сәгатьтән мине каналдан удалять итеп тә аттылар. Язышкан берсенә: “Зараза син”, – дип язырга гына җитештем, анысы да югалды. Менә шулай бер көн эчендә үземнең беркатлылыгым аркасында 5500 сум акча югалттым. Әби-бабайлар әле миллионнар да югалта, дип тынычландырдым инде үземне. Тик барыбер жәл бит. Тик сүгәсе кеше юк, үзем гаепле.
Әллә шундый вакытына туры килде, белмим. Мине болай гына җиңел ышандырып та булмый, югыйсә. Күрәчәктер инде. Алда ныклап уйлап, якыннарым белән киңәшләшеп эш итәргә сабак булды инде бу. Калганнарга да сабак булсын иде, жинел генә күпләп акча алып булмый ул”.
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев