Шикәр савыты... тормышыгызга акча җәлеп итә ала!
Бу ритуалны дөрес башкарыгыз. Өйдә шикәр савытында шикәр комы беткәч (махсус рәвештә бушатырга ярамый, шикәр үзе бетәргә тиеш!), аны яхшылап юыгыз, киптерегез. Төбенә бер тәңкә салыгыз. Иң яхшысы - 5 сумлык. Ләкин башта аны кер сабыны белән яхшылап юыгыз, кайнап чыккан су белән чайкагыз, чиста чүпрәк белән сөртегез. Хәзер тәңкә өстенә шикәр комы салыгыз. Нәкъ менә ком шикәре булырга тиеш. Шакмак шикәр ярамый.
Бу савыттагы шикәрне салып чәй эчкән һәр кешегә акча һәм байлык киләчәк, ди. Хәтта өй хуҗаларына гына түгел, кунакка килеп чәй эчүчеләргә дә, имеш.
Тик бер шарт. Моны ай кимегәндә эшләргә ярамый. Тулы ай вакытында яки ай зурая башлаганда башкару яхшы. Иң дөрес көн - пәнҗешәмбе.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев