Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Июль үзгәрешләре

Коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта, ташламалы ипотека бетә. Июль ае тагын нинди үзгәрешләр алып килә?

«Коммуналка» бәяләре үсә. 
Ай башыннан коммуналь хезмәтләр, электр энергиясе, су, газ бәяләре 10,8 процентка арта. Яңача исәпләнгән түләү кәгазьләре август аенда киләчәк. 2022 елдан бирле тарифларның беренче тапкыр күтәрелүе бу. Ташламалардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә банк комиссиясе бетерелә. Пенсионерлар, инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган яки үлгән сугыш инвалидлары, сугышта катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары, шулай ук күпбалалы ата-аналар, аларның 18дән зуррак гаилә әгъзалары банк комиссиясе түләмәячәк. Алар «коммуналка»га вакытында яки тулы күләмендә түләмәгән өчен пенядан да азат ителә. 
Кемнәрнеңдер пенсиясе арта. 
Июнь аенда эштән китүче пенсионерлар акчасы күбәюгә өметләнә алачак. Пенсия эшләгән чордагы индексацияләүләрдән чыгып артачак. Июнь аенда 80 яшен тутыручылар да акчаны күбрәк ала башлаячак. Алар өчен пенсиянең төп өлеше ике тапкыр арта (8134 сумнан 16269 сумга җитәчәк). I группа инвалид пенсионерларның да пенсиясе күбәя. 
Ташламалы ипотека бетерелә. 
Дәүләт ярдәме нигезендәге 8 процентлы ипотека гамәлдә булудан туктый. Программа кризиска каршы чара буларак дүрт ел элек кертелгән иде. Белгечләр фикеренчә, бу хәл фатир алырга теләүчеләр санын киметүгә китерәчәк. Шул ук вакытта 6 процентлы гаилә ипотекасы сакланып кала. 
Чит ил паспортын алу кыйммәтләнә. 
Яңа үрнәктәге чит ил паспортын рәсмиләштерүгә дәүләт пошлинасы арта. Хәзер документ алу өчен 6 мең сум (моңарчы 5 мең сум иде) түлисе була. 14 яшькә кадәрге бала өчен паспорт бәясе 3 мең сумга (2,5 мең сум булган) әйләнәчәк. 
Куллану кредитын янә вакытыннан алданрак түләп булачак.
 Моңа кадәр бу мөмкинлек вакытлыча туктатып торылган. Үзәк банк бу хәлне соңгы биш айда процент ставкаларының нык үзгәрмәве белән аңлата. 
Фермерлар өчен яңа мөмкинлек ачыла. 
Аларга авыл хуҗалыгы җирләрендә төзелгән кунак йортларында туристларны урнаштырырга рөхсәт ителәчәк. Авылда ял итүгә кызыксындыру тудыру һәм икътисадка өстәмә инвестицияләр җәлеп итү омтылышына бәйле бу. 
Эшсезлек буенча пособие яңача исәпләнә. 
Моңа кадәр пособие исәпләү өчен эштән киткән айга кадәрге өч айдагы хезмәт хакының уртача күләмен исәпкә алганнар. 4 июльдән исә эштән китәсе айга кадәрге өч ай өчен уртача эш хакыннан чыгып исәпләячәкләр. Үзгәреш чакырылыш буенча хәрби хезмәттән китүчеләргә кагылмый. 
Урланган акчаны кире кайтаруга өметләнеп булачак.
 Биредә сүз акчасын мошенниклар счетына күчерүчеләр турында бара. Шулай ук картасын югалту сәбәпле акчасыннан коры калучылар да аны кире кайтаруга өметләнә алачак. Ләкин бу очракта кредит оешмасына вакытында хәбәр итәргә кирәк булачак.



Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев