Татарстанда ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләренә ихтыяҗ IT-тармакта гына түгел инде. Ел башыннан бирле эш бирүчеләр мондый таләп белән 3,4 мең вакансия урнаштырган.
Алар арасында копирайтерлар да, дизайнерлар да, сату буенча менеджерлар да бар. Шул ук вакытта белгечләр нейрочелтәрләрнең кешеләрне «кысрыклавын» күзәтми. Ясалма фәһем кайсы һөнәрләрне үзгәртә?
«Иң кирәклесе – идеяләр генерациясе»
Быелның гыйнвар-сентябрь айларында hh.ru платформасында Татарстанда эш эзләүчеләр өчен ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләре таләп ителгән яки өстенлек саналган 3,4 мең вакансия урнаштырган. Бу республика платформасындагы вакансияләрнең 2 проценты.
Бүгенгә ясалма фәһем белән эшләүдә иң кирәкле күнекмә – нейрочелтәр ярдәмендә мәгълүмат эзли һәм идеяләр генерацияли белү. Татарстаннан эш эзләүчеләр өчен урнаштырылган вакансияләрнең 60 процентында әлеге күнекмәләр күрсәтелгән, дип сөйләде hh.ru сайтының Идел буендагы директоры Альбина Солтанова.
«Икенче урында – мәгълүматны анализлау (45%), өченче урында – промтлар уйлау һәм аларны камилләштерү (41%). Шулай ук ИИ кулланып визуаль контент ясау (33%), ясалма фәһем нигезләрен аңлау (36%) һәм ясалма фәһем ярдәмендә код язуны автоматлаштыру (23%) да алдынгы урыннарда бара», – дип сөйләде ул.
Татарстанның «Россиядә эш» Кадрлар үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге портал аша республика эш бирүчеләре ясалма интеллект белән эшләү күнекмәләрен таләп иткән уртача ике-өч вакансия урнаштыра.
Кайбер эш бирүчеләр ясалма фәһем белән эшләү осталыгын кандидатларга куелган гомуми таләпләр исемлегенә кертә. Бу очракта ул Figma яки Excel программаларын белү белән беррәттән күрсәтелә. Кагыйдә буларак, вакансияләрдә ясалма фәһем белән таныш булу гына таләп ителә, конкрет күнекмәләр аерым билгеләнми.
Кадрлар үзәге белгечләре фикеренчә, бу ясалма фәһемн белән эшләү осталыгының хезмәт базарында сирәк очрый торган үзенчәлекле күнекмәләр рәтеннән гадәти, төп таләпләр исемлегенә күчүен күрсәтә.
Бүген ясалма фәһем күнекмәләре кемнәргә кирәк
Ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләренә бүген IT-өлкәдән читтә дә ихтыяҗ зур. hh.ru мәгълүматлар буенча алар шул исәптән иҗади һөнәр белгечләренә һәм текстлар белән эшләүчеләргә: копирайтерларга, редакторларга, корректорларга, SMM һәм контент-менеджерларга, дизайнерларга, рәссамнарга, гейм-дизайнерларга, видеооператорларга һәм видеомонтажерларга кирәк.
SuperJob мәгълүматларына караганда, 2026 елның сентябрендә Россиядә ясалма фәһем куллану күнекмәләренә таләпләр һәм теләкләр барыннан да бигрәк сату буенча менеджерлар һәм клиентлар белән эшләү вакансияләрендә очраган.
«Ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләре таләп ителгән вакансияләр арасында сату һәм клиентлар белән эшләү менеджерларына тәкъдимнәр иң күп. Аналитиклар, 2026 елның сентябрь ае мәгълүматларына нигезләнеп, Россия буенча шундый нәтиҗәгә килгән», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га SuperJob.ru. матбугат хезмәтендә.
Мондый белгечләрдән эш бирүчеләр нейрочелтәрләрне көндәлек бурычларны автоматлаштыру, клиент мәгълүматларын анализлау, текстлар белән эшләү, хисаплар әзерләү һәм бизнес-процессларны оптимальләштерү өчен куллана белүне көтә.
Икенче урында – маркетологлар. Аларга маркетинг процессларын автоматлаштырырга, контент булдырырга, стратегияләр эшләргә һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә мәгълүматларны анализларга кирәк. IT-хезмәтләр сатучы компанияләрдә шулай ук AI-продуктларны алга җибәрү күнекмәләре дә кирәк.
Өченче урында финанс аналитиклары тора. Алардан катлаулы исәп-хисаплар, финанс модельләштерү һәм фаразлау өчен ясалма фәһем куллана белү, шулай ук генератив модельләрне аналитик процессларга интеграцияләү тәҗрибәсе көтелә.
Аннары контент-менеджерлар тора. Нейрочелтәрләр аларга текстлар, сурәтләр һәм видеолар ясарга, язмалар өчен темалар эзләргә, контент-планнар төзергә, SEO- оптимизациясе белән шөгыльләнергә һәм материалларның нәтиҗәлелеген анализларга ярдәм итә.
Бишлекне программистлар һәм разработчиклар йомгаклый. Алар өчен кодны язганда һәм сынаганда ясалма фәһем коралларыннан файдалану күнекмәләре, шулай ук машина белән укыту тәҗрибәсе кирәк.
Исемлеккә шулай ук дизайнерлар, шул исәптән UI/UX һәм график белгечләр кергән. Алардан идеяләр генерацияләү, прототиплар булдыру, A/B-тестлар үткәрү һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә сурәтләр һәм видеолар белән эшләү күнекмәләре көтелә.
Ясалма фәһем чишелешләрен эшләү, гамәлгә кертү һәм үстерү, шулай ук яңа продуктларны эшләтеп җибәрү буенча проектлар белән идарә итү тәҗрибәсе булган продукт һәм проект менеджерларына да ихтыяҗ зур.
ИИ-тренерлар, нейрокреаторлар һәм фасилитаторлар: нинди яңа һөнәрләр барлыкка киләчәк
Ясалма интеллект үсеше гамәлдәге һөнәрләргә таләпләрне генә түгел, хезмәт базарының үзен дә үзгәртә. Нейрочелтәрләр белән турыдан-туры бәйле белгечлекләр барлыкка килә.
«Бу ML-инженер яки AI-инженер кебек белгечлекләр генә түгел, ә ясалма фәһемне башка өлкәләр белән берләштергән һөнәрләр дә. Мәсәлән, AI-тренер нейрочелтәр модельләрен өйрәтә һәм алар өчен эталон текстлар яза – бүген аеруча хокук, әдәбият, программалаштыру яки медицина өлкәсендә махсуслашкан тренерларга ихтыяҗ зур. Нейрокреатор – AI-рәссам, иллюстратор яки дизайнер – нейрочелтәрләр ярдәмендә визуаль контентны генерацияли һәм аны эшләп бетерә», – дип сөйләде Солтанова.
Эксперт сүзләренчә, компанияләр эшенә ясалма фәһем кертү белән бәйле һөнәрләр дә барлыкка килә. Мәсәлән, ИИ-фасилитатор хезмәткәрләрне нейрочелтәрләрдән файдаланырга өйрәтә һәм алар ярдәмендә нинди эш бурычларын хәл итәргә мөмкин булуын билгеләргә ярдәм итә.
Нейрочелтәрләр белән эшләү өчен белгечләргә ихтыяҗны Татарстанның «Россиядә эш» Кадрлар үзәгендә дә билгеләп үтәләр. Аерым алганда, мондый вакансияләрне зур банкларның берсе урнаштыра.
«Ясалма интеллект өлкәсендә күнекмәләргә ия булу таләпләрен күздә тоткан вакансияләрнең иң күбен зур банкларның берсе урнаштыра. Компания нейрочелтәр эчендә эшләү өчен дә, катнаш процессларны алып бару өчен дә белгечләр сайлый. Аерым алганда, популяр нейрочелтәрне өйрәтү өчен текстлар редакторы һәм клиентларны технологик үстерү буенча проектлар җитәкчесе кирәк», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Ике вазифа да системалы фикерләүне таләп итә. Әмма беренче очракта тел белеме һәм текст белән эшләү күнекмәләренә, икенчесендә идарә итү осталыгына басым ясала.
350 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәләр
Ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләре югары түләүле вакансияләрдә дә очрый. hh.ru мәгълүматларына караганда, Татарстанда мондый тәкъдимнәр арасында IT, идарә һәм финанс өлкәләрендәге вазифалар бар.
hh.ru сайтында Ясалма фәһем күнекмәләренә таләпләр белән югары түләүле биш вакансия:
- Sre / DevOps-инженер – аена кулга 300-350 мең сум.
- AI ясалма интеллект кертү бүлегенә продакт-менеджер – салымнарны тотып калганчы аена 261-280 мең сум.
- QA Engineer – аена кулга 250 мең сумга кадәр.
- Финанс директоры – аена кулга 200-300 мең сум.
- Техник озату бүлеге җитәкчесе – аена кулга 200-250 мең сум.
SuperJob мәгълүматларына караганда, бер ел эчендә ясалма фәһем белән эшләү тәҗрибәсе яки машина өйрәтү күнекмәләрен күздә тоткан вакансияләр саны Россия буенча 1,7 тапкырга арткан.
Казанда зур компанияләрнең берсе нейрочелтәрләрне өйрәтү өчен белгечләр эзли. Юристка мондый эш өчен аена 188 мең сум, медицина белгеченә – 133 мең сум тәкъдим итәләр.
«Гомумән алганда, машина өйрәтү тәҗрибәсен һәм AI-эшләнмәләр тәҗрибәсен эш бирүчеләр программистлардан, ML-инженерлардан һәм аналитиклардан көтә», – дип билгеләделәр SuperJob.ru матбугат хезмәтендә.
Казанда ML-инженерга IT-компанияләрдә эш бирүче тулы эш көне өчен аена 220 мең сум, машина өйрәтү тәҗрибәсе булган Data Scientist – 250 мең сум, шундый ук тәҗрибәле Python программистына – 300 мең сум тәкъдим итәләр.
Ясалма фәһем нинди һөнәрләрне алыштырачак
Аналитиклар мәгълүматлары буенча hh.ru, ясалма фәһем кертү өчен иң зур мөмкинлекләр бер типтагы цифрлы эшнең зур күләме белән бәйле һөнәрләрдә ачыла. Бу тәрҗемәчеләргә, ПК операторларына һәм мәгълүматлар базасына, аналитикларга кагыла.
Нейрочелтәрләр шулай ук система администраторларының һәм инженер-проектлаучыларның көндәлек эшенең бер өлешен үзенә алырга мөмкин, аларга игътибарны катлаулырак бурычларга юнәлтергә мөмкинлек бирә.
Әлегә бу өлкәләрдә ясалма фәһем күнекмәләренә таләпләр булган вакансияләр өлеше зур түгел, әмма технологияләр таралган саен мондый компетенцияләргә ихтыяҗ арта барачак.
«Шул ук вакытта хезмәт базарында ясалма фәһемнең кешеләрен массакүләм алмаштыруны күзәтмибез», – диде Альбина Солтанова.
Фото: татар-информ
Нет комментариев