Татарстанда тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү башланды. Ул өч көн дәвам итәчәк. Бөтен республика, шул исәптән Баулы районы буенча да тавыш бирү участоклары иртәнге сәгать сигездән ачылды. Безнең төшерү төркеме Татар Томбарлысы авылында урнашкан 1045 сайлау участогында булды.
Татар Томбарлысында урнашкан 1045 санлы сайлау участогы өч авылны берләштерә. Иртәнге сәгатьләрдән үк бирегә Томбарлы, Миннегол һәм Шәмәй авылы халкы бердәм рәвештә тавыш бирерү өчен килә.
– Барлык сайлаучылар безнең 477 кеше. Шуларның 45е алдан гариза бирделәр, аларны өйләренә барып сайлатабыз. Бу безнең пенсионер әбиләр һәм сәламәтлекләре начар булган бездә яшәүче кешеләр, – дип сөйләде 1045 санлы сайлау участогы рәисе Рәмзия Сәмигуллина. – Әлеге минутларга барлыгы 98 сайлаучы килде. Бу 23% тәшкил итә.
Сайлау участогы рәисе сүзләренчә, иң беренче сайлаучы – Тәслимә Гайнаншина иртәнге 7 үк килгән. Ул сайлау участогы ачылышын көтеп алган.
Сайлауларда тавыш бирү беренче тапкыр сайлаучылар өчен дә истәлекле. Аларга да бүләк каралган.
– Беренче сайлаучыларга без ел да бүләк бирәбез. Быел безнең участокта 11 кеше беренче тапкыр сайлаучы, – ди Рәмзия Сәмигуллина. – Аларның өчесе инде килеп сайлап киттеләр үз тавышларын биреп, без аларга бүләкләр тапшырдык, истәлеккә фотога төшердек.
Илмир Шәймәрданов быел беренче тапкыр тавыш бирергә килгән. Тавыш бирүне шулай ук мөһим бурыч итеп карарга кирәклеген ассызыклады ул.
– Һәрвакытта да сайлауларны калдырганым юк, – ди Рәсимә апа Семёнова. – Барысы да килерләр дип уйлыйм. Безнең тавыш биргәннәребез белән илебез алга барыр, яхшыга булыр дип ышанып калам, барлык теләкләр дә кабул булыр диеп уйлыйм.
– Сайлауларны бик тә җитди әйбер диеп карарга кирәк, чөнки һәрберебез сайлау булган саен бик дулкынланып барабыз, тавыш бирәбез, – ди тавыш бирүче айгөл Нәүрүзбаева. – Илдә матур-матур үзгәрешләр булыр диеп ышанабыз, шуңа күрә һәрбер кешенең мөһим бурычы инде бу.
Тавыш бирүләр 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли.
Нет комментариев