Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда капремонт сентябрь ахырында төгәлләнәчәк

Баулы шәһәрендә күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт бара. Бүгенге көндә эшләрнең 85 процентыннан артыгы башкарылган.

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Фаил Сабитов мәгълүматына караганда, түбәндәге алты йорт капиталь ремонтлана: Салих Сәйдәшев урамындагы 24нче һәм 23А санлы, Калинин урамындагы 43нче, Һади Такташ урамындагы 20нче, Нефтепровод урамындагы 9нчы, Поповка авылы Елга аръягы урамындагы 13нче йортлар. Эшләрне “АДС”, “Жилсервис”, ПМК “Мелиорация” предприятиеләре башкара. Ремонтны сентябрь ахырында төгәлләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев