Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Йолдызнамә (24 – 30 гыйнвар)

    Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

    Кучкар (21.03 – 20.04)

    Бу чорда очрашу-танышулар, һичшиксез, дәвамлы булыр. Романтик хисләргә дә урын калыр. Гомумән алганда, уңышлы, акчалы, файдалы, сөенечле һәм кызык атна.

     

    Үгезбозау (21.04 – 20.05)

    Карьера баскычыннан менеп китү өчен бик уңайлы вакыт. Җитәкчегез алдында үзегезне күрсәтергә әзер булыгыз! Атна ахырында гаиләгезгә күңелле хәбәрләр килеп ирешүен көтегез.

     

    Игезәкләр (21.05 – 21.06)

    Көч-куәтегез, тьфү-тьфү, моңарчы күрелмәгәнчә, ташып торачак. Аны дөрес юнәлешкә борып җибәрәсе генә! Ләкин шуны истә торыгыз: бу чорда килеп чыккан тынгысызлык, ризасызлыкның кайтавазы озак барырга мөмкин. Шуңа күрә сүз-гамәлләрдә бик-бик сак булыгыз.

     

    Кысла (22.06 – 22.07)

    Тыйнаклыкны онытып, тирәгездәгеләргә үзегезнең көчле якларыгызны күрсәтегез әле. Барысы да таң калып, сезнең турында бөтенләй башкача уйлый башлаячак. Атна ахырында акча мәсьәләсенә бәйле әйбәт хәбәрләр ишетеләчәк.

     

    Арыслан (23.07 – 23.08)

    Бумеранг кагыйдәсе шәп эшләячәк: ашка – аш, ташка – таш! Хафаланмагыз: күбрәк «аш»лы булачаксыз. Атна ахырында эштәге бер мәсьәләдә шикләнү, эчке курку хисе барлыкка килергә мөмкин. Юкка гына…

     

    Кыз (24.08 – 22.09)

    Кәефегез шәптән түгелме? Ясалма рәвештә булса да күтәренкелек булдырырга тырышыгыз. Юкса кемнәрнедер сөендерәчәксез. Ял көннәрендә күңелегезгә сары май булып ятардай хәбәрләр ишетерсез.

     

    Реклама

    Үлчәү (23.09 – 23.10)

    Мөһим эшләрегезне менә хәзер тәмамлап куярга тырышыгыз. Кичектерсәгез, бик күп мәшәкать китерәчәк алар. Сөйкемле, тәмле телле булуыгыз хезмәт урынында кыен гына хәлдән җиңүче кебек чыгарга ярдәм итәр.

     

    Чаян (24.10 – 22.11)

    Атнаның беренче яртысында эшлекле бер тәкъдим ишетерсез. Аның турында кат-кат уйланулардан соң бик дөрес карарга килерсез. Керемнәрнең артуын көтегез.

     

    Укчы (23.11 – 21.12)

    Көнкүрештә борчыган проблемаларның очына чыгып сөенерсез. Матди хәлегезнең бермә-бер яхшыруына өмет-ышанычлар барлыкка килүен көтегез. Җитәкчегезгә чын сәләтегезне күрсәтергә җай чыгачак. Бу хәл вазыйфагызның үзгәрүенә китерәчәк.

     

    Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

    Тәвәккәллек, кыюлык кирәк хәзер. Тегеләй яки болай кагылсалар, сүз әйтүдән куркып калмагыз. Аны сез бер, әмма берәгәйле итеп әйтәчәксез. Атна ахырында дустыгыз күңел кылларын тибрәтеп җибәрердәй яңалыклар җиткерер.

     

    Сукояр (21.01 – 19.02)

    Шәхси тормышыгыз турында ачылып сөйли күрмәгез. Юкса хезмәттәшләрегез алдында абруегыз төшәргә мөмкин. Эш урынында үсү мөмкинлеге пәйда булырга торганда, һәрбер сүзне бик үлчәп сөйләргә кирәк.

     

    Балык  (20.02 – 20.03)

    Планнарыгыз барып чыкмас, тырышулар файдасыз кебек тоелыр. Ләкин сез дөрес уйламыйсыз! Барысы да көтелгәннән дә яхшырак килеп чыгар. Сабырсызланмаска, ашык-пошык карарга килеп ялгышмаска гына кирәк.

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: