Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (15-21 октябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар

Сабырлык, тагын бер тапкыр сабырлык. Үгезбозауларның бу көннәрдәге девизы шул. Аларга бик катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Атна ахыры Үгезбозаулар өчен уңышлы, бигрәк тә финанс өлкәсендә.

 

Үгезбозау

Уңышны койрыгыннан эләктерә торган атна бу. Язмыш сезгә бик күп мөмкинлекләр ача. Аның фәрманы белән гел нәкъ кирәкле вакытта кирәкле урында булырсыз. 

 

Игезәкләр

Атнаны беренче яртысы зур әйберләр сатып алу өчен бик яхшы вакыт. Бу айда башланган танышлык зур дуслыкка әверелер. Йолдызлар сезнең яклы.

 

Кысла

Мәшәкатьле, әмма уңышлы ай. Уңышның нигезендә хезмәт сөючәнлегегез һәм җитезлегегез ята.  Үзегезгә карата хөрмәт тоярсыз. Якыннарыгызның берәрсе зур уңышы белән сөендерер. 

 

Арыслан

Хезмәтегезнең татлы җимешен татырсыз. Бу матди керем генә түгел, абруегызның да артуы булыр. Эш дип,  кайчак гаиләгезне дә онытучансыз, боларны бизмәнгә салырга туры килмәгәе.

 

Кыз

Тормышыгызның ак юлына килеп кердегез. Ниндидер файдалы бер эш килеп чыгар. Алай да үз көчегезне дөрес бәяли күрегез. 

 

Үлчәү

Уңыш тавының түбәсендә торасыз. Үзегездә таулар күчерерлек көч барлыгына инанырсыз. Кызып китә торган гадәтегез бар, холкыгызны йөгәнләргә кирәк, югыйсә якын дустыгызны югалтырсыз.

 

Чаян

Язмыш ханым сезнең белән дуслашмакчы, күрәсең. Бик уңышлы ай. Әмма вак-төяк нәрсәләргә көчегезне һәм вакытыгызны исраф итеп, уңышны качырырга да озак түгел.

 

Укчы

Тормышыгызда тотрыклылык һәм гармония хөкем сөрер. Бу атнада барысы да кирәгенчә барачак. Сизгерлек бар сездә. Йөрәгегезне тыңласагыз, ялгышмассыз. 

 

Кәҗәмөгез

Кайчандыр кылган хатаны төзәтеп, киләчәкне бераз үзгәртү мөмкинлеге чыгар. Тагын бер мөһим киңәш: хисләрегезне яшермәскә тырышыгыз.

 

Сукояр

Вакыйгаларга бай атна. Моңарчы хәл ителми калган мәсьәләләр баш калкытачак. Бу атна барлык кирәкмәгән нәрсәләрдән арыну өчен яхшы вакыт: кирәкмәгән киемнән, күңелне борчыган уйлар, яман гадәтләрдән.

 

Балык

Компромисска һәм килешүләргә барырга туры киләчәк. Үз фикерегездә нык торам дисез икән, йә эшегез, йә дусларыгыз белән хушлашырга туры килүе бар. Киреләнгәнче, ситуацияне  икенче яктан карагыз.

чыганак: http://muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistgoroskop-tat/yoldyznam-15-21-oktyabr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X