Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (15-21 апрель)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)
Бу атнада сезгә бик күп эшләргә туры киләчәк. Эш шул кадәр күп булыр ки, бер тотынган эшне ташлап, икенчесенә алынырга туры килергә мөмкин. Бәхәскә дә еш керерсез. Моңа күбрәк кызу канлы Кучкарлар үзләре гаепле. Сезнең фикерегез белән килешмәгән кешеләрне тыныч кабул итәргә өйрәнегез.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Буш вакытыгызны күңелегезгә якын булган кешеләргә багышларга тырышыгыз. Сезне күбрәк юмор хисегез өчен түгел, ситуацияне тирәнтен өйрәнеп әйтелгән фикерләрегез өчен хөрмәт итәләр. Бу атнада холкыгызның әлеге сыйфатын эшкә җигегез һәм уңышка ирешәчәксез.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Тормышыгызда барган кискен үзгәрешләргә карышмагыз – алар яхшыга гына. Атнаның беренче яртысында эштә, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Сезнең мөлаем холкыгыз авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр. Нәрсә дә булса елмаеп сораган Игезәкләргә берәү дә «юк» дип җавап кайтара алмый.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Барысын да йөрәгегезгә якын алмаска, артык борчылмас­ка тырышыгыз. Бу атнада тиз һәм үз фикерегезгә таянып эш итсәгез генә уңышка ирешәчәксез. Атна уртасында акча эшләү өчен мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Кулдан ычкындырмагыз!

Арыслан (23 июль-23 август)
Тиз арада хәлиткеч карарлар кылырга туры килергә мөмкин. Ләкин бу яхшыга гына. Бик күптәнге проблемаларыгыз­ны хәл итә алачаксыз. Бүгенге эшегезне иртәгегә калдырмагыз. Атна ахырына энергиягез кимеячәк, калган эшне башкару көннән-көн авыррак биреләчәк.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Сезгә бу атнада яраткан кешегез белән утырып сөйләшергә кирәк. Уйларыгызны эчегезгә җыеп йөртмәгез. Эштә дә авырлыклардан качып булмас. Бу атнада сез теләсә кайсы мәсьәләне хәл итәргә сәләтле. Шуңа да вакытыгызны бушка уздырмагыз. Эшкә дә, шәхси мөнәсәбәтләргә дә зыян килерлек булмасын.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Тормыш тәҗрибәсе сезгә килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә ярдәмгә килер. Якыннарыгыз сезне еш кына дөрес аңламый. Сез алардан артык күпне таләп итәсез, шуңа да күңелегез төшә. Кайвакыт нинди дә булса эшне үзегезгә генә башкарып чыгу кулайрак, башкаларга артык ышанмагыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Кайвакыт, максатка ирешү өчен, төрле юллар эзләргә туры килә. Гадәттә, авыр ситуацияләрдә сез югалып калмыйсыз, ләкин бу юлы зиһенегез таралырга мөмкин. Әйләнә-тирәдәгеләргә ачуланмагыз, үзегезне тыныч тотыгыз. Проблемалар вакытлыча гына булачак.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Эшләргә, яратырга, яшәргә ашыгыгыз! Бу – мөмкинлекләр атнасы. Үз алдыгызга реаль максатлар куегыз. Шул вакытта уңышка тиз ирешәчәксез. Көнче кешеләрдән читтәрәк булырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Эчке тоемлавыгызга колак салсагыз, күп кенә авырлыкларны җиңеп чыга алачаксыз. Эшкә артык күп тырышлык кертү дә сезнең өчен файдага түгел. Аз эшләгез, ләкин нәтиҗәле булсын.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Эштә, гаиләдә проблемалар килеп чыкмасын өчен, һәрвакыт уяу булырга кирәк. Көтмәгән җирдә һәм көтмәгән кешеләр сезне тәнкыйтьләргә, начар сүзләр әйтергә мөмкин. Сез әйткән сүзләрне кирегә борып сөйләүчеләр дә табылыр.

Балык (19 февраль - 20 март)
Акча белән сак булыгыз. Нинди дә булса эшлекле киңәшүләр вакытында җиде кат уйлап кына карар кылыгыз. Үз көчегез генә җитмәгән мәсьәләләрне чишәргә дусларыгыз, якыннарыгыз ярдәмгә килер.

http://muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistgoroskop-tat/yoldyznam-15-21-aprel

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев