Йолдызнамә (13-19 июльгә)
Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
КУЧКАР. Күпләрнең игътибары гаилә һәм торак шартларын яхшырту мәсьәләләренә юнәлтеләчәк. Шулай да, якын кешеләр белән мөнәсәбәтләр шактый катлаулы булачак. Туй итү өчен бик үк кулай вакыт түгел.
ҮГЕЗБОЗАУ. Дусларыгызга киңәш сорап мөрәҗәгать итеп, ярдәм алачаксыз. Күршеләр һәм туганнар белән мөнәсәбәтләр бик үк шома гына бармаячак. Нинди дә булса эшлекле мәсьәләләр буенча фикер алышканда кыенлыклар туарга мөмкин. Киләсе атна – уку һәм планлаштыру өчен яхшы вакыт.
ИГЕЗӘКЛӘР. Финанс кыенлыклары ихтималы зур. Һәр сатып алуны җентекләп планлаштырырга кирәк. Озын сроклы максатчан чыгымнарга өстенлек бирү зарур.
КЫСЛА. Бу атна уку өчен уңышлы. Хәзер аудио һәм видеоматериаллар кулланып укый башларга мөмкин. Атна азагында абруегыз арта, сезгә капма-каршы җенес вәкилләре күбрәк игътибар итәчәк.
АРЫСЛАН. Күп вакытны, берүзең генә калып, тынычлыкта үткәрергә киңәш ителә. Әйләнә-тирәдәгеләр белән мөмкин кадәр азрак аралашыгыз, үзегезне стресстан бары шулай гына саклап кала алырсыз. Шулай ук шәһәрдән читтә йөрүдән тыелырга кирәк.
КЫЗ. Дусларыгыз белән финанс мөнәсәбәтләренә кермәү хәерлерәк. Бурычка акча бирмәгез һәм алмагыз, бу низагка сәбәпче булырга мөмкин. Шул ук вакытта, гаиләле кызларга дуслары бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтергә мөмкин. Атна ахырында күңелле сюрприз ихтималы зур.
ҮЛЧӘҮ. Җитәкчелек белән низагка керүдән сакланыгыз, карьерада үзгәрешләр булырга мөмкин. Әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр яхшы булсын дисәгез, аларга игътибарлы булыгыз. Бу атнада тәртип булдыруга, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга омтылыш көчәячәк. Дәвалау курсы башлау өчен кулай вакыт.
ЧАЯН. Закон кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәүгә игътибарлырак булу зарур, машина йөртүчеләргә аеруча. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәгез. Бу чорда мөстәкыйль рәвештә белем алу яки курсларда уку уңышлы булачак.
УКЧЫ. Киләсе атнада уяу булырга, матди яки физик зыян куркынычы белән бәйле гамәлләр кылмаска киңәш ителә. Спорт ярышларында катнашу өчен яхшы вакыт түгел. Шулай ук нинди дә булса проектларга инвестицияләр кертү өчен уңышлы атна түгел.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Партнёрлык мөнәсәбәтләрен коруга зур игътибар бирергә кирәк. Эштә үз даирәгез кешеләре белән аралашырга һәм сүзе үтә торган кешеләр белән аралашмый торырга киңәш ителә. Җитәкчелек белән мөмкин кадәр азрак аралашсагыз, проектлар яхшырак уңышка ирешер.
СУКОЯР. Сәламәтлегегезгә мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә. Хәзер йогышлы авырулар куркынычы зур. Энергиягез кимү, иммунитетыгыз төшү нәтиҗәсендә хәлегез бик үк яхшы булмас. Шуңа күрә физик йөкләнешне тигез бүләргә, профилактика чараларын үтәргә кирәк (авырулар белән аралашканда аеруча).
БАЛЫК. Атна дәвамында мәхәббәт һәм иҗат темалары озата барыр. Мәхәббәт мөнәсәбәтләрендә хисләр кискенләшергә мөмкин. Хис-кичерешләрегезне контрольдә тотарга тырышыгыз, югыйсә, мөнәсәбәтләрне бозу куркынычы бар. Бу атна – иҗади потенциалны тормышка ашыру өчен уңышлы вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев