Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ноябрьдә кайберәүләрне зур уңыш көтә

    Астролог Павел Глоба белдерүенчә, йолдызнамәнең өч билгесе уңыш көтә

    ҮГЕЗБОЗАУ өчен менә дигән яңа танышулар көтелә. Бу билге астында туучылар тугры дуслар табар, алар ярдәмендә эшләре җайга салыныр. Шулай ук алар күптән теләгән әйберләрен сатып алуга ирешер. Күптән хәл итә алмаган мәсьәләләр дә җиңел генә чишелеп куяр.

    КЫЗ билгесендә туганнарның тормышлары чагу төсләргә күмеләчәк. Ялгызлар парларын табар, парлыларның мөнәсәбәтләре ныгыр, яхшырыр. Гомумән, Кызлар өчен ноябрь романтик әкияткә әверелергә чамалый.

    УКЧЫ өчен көзнең соңгы ае иҗади күтәрелеш вакыты булыр. Илһам гел яннарында булмакчы. Мөмкинлектән файдаланып, күптән уйлап йөргән планнарны тормышка ашырырга кирәк.

     Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: