Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар фаразы

Киләсе атнага йолдызлар фаразы

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар

Эчке крашылыктан котылыр өчен, физик хезмәт яки спорт белән шөгыльләнегез. Шәхси мөнәсәбәтләрдә фикер каршылыгы туса, бәхәсләшмәгез, берүзегез генә урамда йөреп керегез. Ялгызларны танышу көтә.

Үгезбозау

Якын кешегез сезне үзенә хас булмаган турылыгы белән гаҗәпләндерергә мөмкин, низагка кермәгез. Шимбә көнне өегездә зур булмаган төзекләндерү эшләре башкарсагыз, уңышлы булыр. Якшәмбе эчке сиземләвегезгә таяныгыз.

Игезәкләр

Нерв системагызга ял кирәк – бер генә көн булса да телефоныгызны кулга алмый ял итегез. Таныш табибыгыз киңәшенә таяна аласыз. Шәхси мөнәсәбәтләр бозылмасын дисәгез, тәнкыйтьләмәгез.

Кысла

Җитәкчелек эшен тәкъдим итүләре бар, ризалашыгыз, ахыры хәерле булыр. Шәхси мөнәсәбәтләрдә парыгызның үзегезгә кадерле икәнен раслагыз. Ялгыз Кыслаларны танышу көтә.  

Арыслан

Һөнәри “яну”дан котылыр өчен, күптәнге мавыгуыгыз белән шөгыльләнеп алыгыз. Шимбә көнне яңа кешеләр белән танышырсыз. Алар сезгә шәхси проектыгызны үстерергә ярдәм итәр.

Кыз

Хезмәттәшлек турында тәкъдим булуы бар. Шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салыр өчен, сәяхәт яки белем алу белән бәйле уртак эшчәнлек турында планнар корыгыз. Шимбә көнне сөенечле хәбәр көтелә.

Үлчәү

Җитди килешүләр алдыннан дулкынлансагыз, яраткан җырларыгызны тыңлап тынычланыгыз. Көтелмәгән җирдәм керем булыр. Шимбә көнне кылынган хәйрия гамәлегез бер айдан меңе белән кайтыр.

Чаян

Савыт-саба юганда башыгызга килгән идея уңышлы булыр. Җомга көнне булган очрашу нәтиҗәсендә уртак проект дөньяга килер. Шәхси мөнәчәбәтләрдә көнләшүдән ерак торыгыз.

Укчы

Тауга менү, җәяү йөри уй-фикерләрегезне тәртипкә китерер. Һөнәри казанышларыгызны лаеклы бәяләрләр. Җитәкчегез яки өлкән туганыгыз ягыннан булган тәнкыйть файдага булыр, үпкәләмәгез.  

Кәҗәмөгез

Күптән хәл ителми торган мәсьәләне төш яки очраклы рәвештә ишеткән җыр аша искә төшерерсез. Элек күрсәткән хезмәтләрегез өчен түләү сораудан кыенсынмагыз.

Сукояр

Йорт хайваны сезне ялгыш адымнан саклап калыр. Җомга җитди мәсьәлә хәл ителер. Ялгызларны танышу көтә: димләсәләр, каршы килмәгез. Башкалар өчен уйлаудан туктагыз.

Балык

Атна башы яңалыкларга бай булыр. Буш вәгъдәләр бирмәгез, сезне дөрес аңламаулары бар. Атна ахырындагы сәфәр уңышлы булыр. Шимбә кичендә кече туганыгыз белән җитди сөйләшү көтелә.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев