Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

26 сентябрьгә йолдызнамә

Көннең беренче яртысы мәшәкатьле булыр. Юк-барга борчылу, низагка керү ихтималы зур. Төштән соң бар да җайланыр, тынычлык хөкем сөрер.

Кучкар. Башкалар өчен җаваплылык алырсыз. Иртәнге якта финанс мәсьәләләрен хәл итми тору хәерле. Кичен исә барысын да җайларсыз.

Үгезбозау. Аралашу өчен бик үк кулай көн түгел. Киңәш сорап, иң якыннарыгызга гына мөрәҗәгать итегез.

Игезәкләр. Бар көчегезне биреп эшләсәгез, барына да өлгерерсез. Көннең икенче яртысында эшегез аеруча күп булыр.

Кысла. Көн мәшәкатьле булса да, нәтиҗәсе күренер. Финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен уңышлы көн.

Арыслан. Уңышлы көн. Яңа идеяләр, планнарны тормышка ашыру өчен көчегез ташып тора.

Кыз. Катлаулы, җаваплы эшләрне башкару өчен уңышлы көн. Керем көтелә.

Үлчәү. Эштә фикерегезне туплый алмый интегерсез. Низагка кермәгез, сабыр булыгыз. Гаиләдә бар да тәртиптә.

Чаян. Теләсә кайсы эшкә тотынганчы, яхшылап уйлагыз. Якын кешеләрегез белән уртак тел табу авыррак булыр.

Укчы. Вак-төяк проблемаларга борчылуыгыз төп эшегезгә комачаулый. Көтелмәгән җирдән ярдәм килер.

Кәҗәмөгез. Көн уңышлы, иҗат белән шөгыльләнүчеләргә аеруча уңыш елмая. Төштән соң бирелгән вәгъдәләргә бик үк ышанып бетмәгез.

Сукояр. Бүген игътибар үзәгендә булырсыз. Танышулар көтелә. Эшегезне җиңел генә башкарып чыга алырсыз.

Балык. Артык шикчел булуыгыз башлаган эшне ахырына җиткерергә комачаулар. Ярый әле яныгызда ярдәмгә килерлек кешеләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев