Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • 24 июль - 31 июльгә йолдызнамә

    Кемгә зур мөмкинлекләр ачыла, кемгә сабыр булу кирәк – йолдызлар фаразына колак салыгыз.

    КУЧКАР. Тәвәккәл булуыгыз ниятләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Үзгәрешләргә әзер икәнсез, һөнәри яктан алга ыргылыш ясау ягын карый башлагыз.
    ҮГЕЗБОЗАУ. Ирешкәннәрегезне саклап калу өчен байтак кына тырышырга туры килмәгәе. Уяулыгыгызны югалтмагыз – көндәшләрегез кул кушырып утырмый. Куркып торган эшләрегезгә тотыныгыз – башкарып чыгачаксыз.
    ИГЕЗӘКЛӘР. Хокукларыгызны һәм мәнфәгатьләрегезне якларга туры килер, мөгаен. Үзегезгә мактау сүзләре яудырырлар. Тик аларга исегез китмәсен: ялагайларның үз якларын кайгыртулары бу.
    КЫСЛА. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Хәзер барысы да сез теләгәнчә бара. Тик кайбер эшләрегезнең нәтиҗәләре сез уйламаганча килеп чыгарга мөмкин.
    АРЫСЛАН. Әлегә сезгә кемдер кушканны эшләве отышлырак. Аларга үз фикерегезне тагарга уйласагыз, алдагы тормышыгызда искитмәле мөмкинлекләрдән колак кагачаксыз.
    КЫЗ. Күпне вәгъдә итә торган чор дип әйтеп булмый. Сезнең бурыч – килеп туган хәлләргә ничек тә җайлашырга тырышу. Үҗәтлелек, тырышлыгыгызны әлегә читкә куеп торыгыз – бу сыйфатларыгыз сезгә соңрак кирәк булачак.
    ҮЛЧӘҮ. Көчегезне саклагыз: хәлегездән килгәнне эшләргә азапланмагыз. Эшен алыштырырга ниятләүчеләр уңышка ирешәчәк. Атна ахырында бик күпләргә зур мөмкинлекләр ачылачак.
    ЧАЯН. Хезмәттәшләрегез янында уяурак булыгыз: алар сезне я үтереп мактар, я төртмәле сүзләр белән ачуыгызны китерер. Белеп торыгыз: мәкерлек максатыннан гына болар. Аларның “кармагына” эләкмәсәгез, бик күп көчегезне янга калдырачаксыз.
    УКЧЫ. Күңелегездә байтак кына теләкләр барлыкка килер. Аларның кайберләре шундук үтәлер дә. Килеп туган хәлләр яхшы гына бер планыгызны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.
    КӘҖӘМӨГЕЗ. Акча мәсьәләсен күтәрергә тырышмагыз, юкса аннан бөтенләй колак кагуыгыз бар. Күп эшләргә туры киләчәк, аның каравы бәяләп бетергесез тәҗрибә туплап калачаксыз. Ә ул озакламый үзегезгә бик тә ярап куячак.
    СУКОЯР. Максатыгызга ашыкмыйча гына барыгыз. Сабырлык – хәзер сезгә иң кирәклесе әнә шул. Йолдызларның әлеге киңәшен тотсагыз, атна ахырында уңышка ирешү генә түгел, абруегызны да күтәрәчәксез
    БАЛЫК. Ниятләрегез әллә ни җитди булмаганлыктан, зур эшләргә тотынмагыз. Кайбер кешеләрдән тәнкыйть сүзләре эләгер, кемнәрдер үзегезне яклаган булып кыланыр. Берсенә дә ышанмагыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: