Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

24-31 августка йолдызнамә

Йолдызлар фаразына колак салсагыз, тормышыгыз күпкә җиңеләер.

Кучкар.
Моңарчы хәл ителми калган проблемалар баш калкытачак. Барлык кирәкмәгән нәрсәләрдән арыну өчен яхшы вакыт: кирәкмәгән киемнән, күңелне борчыган уйлардан, яман гадәтләрдән...

Үгезбозау
Берникадәр таркаулыктан интегерсез. Мондый хәлдә язмыш биргән мөмкинлекләрне дә абайламый калуыгыз бар. Йолдызлар, хыялларга бирелмичә, бүгенге көн белән яшәргә киңәш итә.

Игезәкләр 
Уртак фикергә һәм килешүләргә барырга туры киләчәк. Үзсүзле булсагыз, я эшегез, я дусларыгыз белән хушлашырга туры килмәгәе.

Кысла
Авыр чакта якын кешегез белән бер-берегезгә терәк була белегез. Иң мөһиме – ихлас мөнәсәбәтләр. Көтелмәгән җирдән акча керер.

Арыслан
Тормышыгызда тотрыклылык һәм гармония хөкем сөрер. Бу айда барысы да сез теләгәнчә барачак. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз, ялгышмассыз.

Кыз
Парыгызга артык таләпчән булмагыз, вак-төяккә игътибар бирмәгез. Үзегезнең җитешсез якларны төзәтергә кирәк.

Үлчәү
Уңышлы атна. Әмма вак-төяк нәрсәләргә көчегезне һәм вакытыгызны исраф итеп, уңышны качыра күрмәгез, язмыш биргән мөмкинлекләрне ычкындырмагыз.

Чаян 
Яхшы атна. Иҗади, юмарт, киң күңелле Чаяннарга аеруча уңыш елмая. Ниндидер файдалы бер эш килеп чыгар. Алай да үз көчегезне дөрес бәяли күрегез.

Укчы 
Хезмәт сөючән һәм җитез булуыгыз уңышка илтә. Үзегезгә карата хөрмәт тоярсыз. Якыннарыгыз сөендерер.

Кәҗәмөгез
Яңа мөнәсәбәтләрдән башыгыз әйләнер. Гаилә корырга теләсәгез, хисләрне контрольгә алыгыз. Эштә зур керемнәргә өметләнмәгез.

Сукояр 
Сукоярларга ял итәр өчен яхшы вакыт. Сез бик күп эшлисез, сәламәтлегегезгә игътибарлырак булырга кирәк. Эшегезне киметкән очракта да, матди яктан авырлыклар кичермәячәксез.

Балык 
Романтик очрашуларга вакыт булмас. Игътибарны эшкә бирегез. Гаиләдә проблемалар туса, тыныч булыгыз. Эштә тикшерү көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев