Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

17 октябрьгә йолдызнамә

Бүгенге көн беренче карашка җиңел кебек тоелса да, хаталар ясаудан саклану зарур.

КУЧКАР. Бүген капма-каршы хисләр кичерерсез, шуңа күрә үзегезне кулда тоту авыр булыр.

ҮГЕЗБОЗАУ. Нәтиҗәле көн. Күптән хәл итә алмый торган проблемагызны чишү юлын табарсыз.

ИГЕЗӘКЛӘР. Көн кыенрак башланыр. Алай да сез хәлне яхшы якка үзгәртү чарасын табарсыз.

КЫСЛА. Көннең беренче яртысы кызыклы һәм киеренке булыр. Көн уртасы сәламәтләндерү һәм косметик процедуралар өчен кулай.

АРЫСЛАН. Низагка кермәсәгез, коткыларга бирелмәсәгез, көнегез уңышлы узар.

КЫЗ. Көннең беренче яртысы, мәшәкатьле булса да, нәтиҗә китермәс. Төштән соң эшкә керешеп китәрсез.

ҮЛЧӘҮ. Үз көчегезгә генә ышансагыз, бар эшегез дә уңар. Чөнки ярдәм итәм дип торучы юк.

ЧАЯН. Сез бүген кыюсыз, тәвәккәл түгел, көчегезгә ышанмыйсыз. Капма-каршы җенес кешеләре белән аралашуда проблемалар булыр.

УКЧЫ. Элек башлаган эшләргә әйләнеп кайтырсыз. Бүгенге көн иҗади кешеләр өчен уңышлы.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Бик яхшы көн. Яңа эшләр башларга була. Якыннарыгыз игътибарга мохтаҗ, ярдәм итегез.

СУКОЯР. Тормышка ашырылмый калган проектларга әйләнеп кайтырсыз, яңа көч белән эшли башларсыз.

БАЛЫК. Яңа максатлар кую, аларга ирешү юлларын эзләү өчен кулай көн. Бәлки, башкаларның идеясен эләктереп алырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев