Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

13-19 декабрьгә йолдызнамә

Йолдызлар фаразына карасаң, киләсе атнада мәсьәләләрне хәл иткәндә, башкалар киңәшенә яки ярдәменә түгел, ә бары үз көчеңә һәм мөмкинлекләреңә генә ышану зарур.

КУЧКАР. Бу атнада белемне арттыру теләге көчле булыр, алган белемнәр хәтергә гомерлеккә кереп калыр. Шулай ук танып-белү максатыннан оештырылган сәяхәтләр өчен дә кулай вакыт. Тик менә һөнәри һәм финанаслар өлкәсендә бераз кыенлыклар булыр. Артык тырышып эшләү сез көткән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә сәламәтлекне беренче урынга кую зарур.

ҮГЕЗБОЗАУ. Киләсе атнада үз фикереңне башкаларга көчләп такмау хәерлерәк. Иң яхшысы, үз өстеңдә эшләү, психологиягә кагылышлы әдәбият уку. Бу киңәш балалары булган кешеләргә аеруча кагыла. Чөнки балалар белән аралашуда проблемалар булырга мөмкин.

ИГЕЗӘКЛӘР. Мәхәббәт өлкәсендә, гаилә мөнәсәбәтләрендә тулы аңлашу көтелә. Элек булган үпкәләрегез онытылыр, киләчәккә  ышаныч белән карый башларсыз. Хуҗалыктагы вак-төяк мәшәкатьләрне дә җиңел генә хәл итүгә ирешерсез. Шулай да көнкүреш техникасы белән эш иткәндә, сак булу зарур.

КЫСЛА. Бу атна эштә һәм өйдә җыештыру, тәртип урнаштыру өчен кулай. Бар эшкә дә өлгерер өчен, режимыгызны үзгәртергә туры килер. Борчылмагыз, бу үзгәрешләр көчегезне арттырыр. Чөнки бу атнада яшәү көчегезне ала торган танышларыгыз белән аралашырга вакытыгыз калмас.

АРЫСЛАН. Романтик мөнәсәбәтләрдә уңай үзгәрешләр көтелә. Күңелегезне борчып тора торган үпкәләрне онытырга кирәклеген аңларсыз. Бу атна – концерт, кино, музейларга бару, белем арттыру курсларына йөрү өчен менә дигән вакыт. Тик хезмәттәшләр һәм җитәкче белән аралашканда сабырлык сорала.

КЫЗ. Бу атнада инициатива күрсәтмәскә киңәш ителә. Гаиләгә кагылышлы мөһим карарлар кабул иткәндә ашыкмау хәерлерәк. Атна урталарында бар үпкәләр онытылыр, киләчәккә өмет пәйда булыр. Якын кешеләрегез белән аралашканда, аларны тәнкыйть утына тотмасагыз, үзегезгә дә мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрер.

ҮЛЧӘҮ. Бу атнада үз эчегезгә бикләнмәгез, якыннарыгыз, дусларыгыз белән аралашыгыз, киңәш сорагыз. Тик таныш булмаган кешеләр белән әңгәмә кормау яхшырак, чөнки алар начар ниятле кешеләр булырга мөмкин. Бу атнада бурычка акча алмаска һәм бирмәскә киңәш ителә.

ЧАЯН. Гаилә әгъзалары һәм хезмәттәшләр белән бәхәскә кермәү зарур. Шулай ук гаилә дусларыгыз белән дә аралашмый торырга кирәк. Иң яхшысы, матди якны кайгырту. Өстәвенә, киләсе атнада керемегезне арттыру мөмкинлеге туар. Сатып-алу эшләрен дүшәмбедән җомгага кадәр башкару яхшырак.

УКЧЫ. Һөнәри эшчәнлектә бераз кыенлыклар булып алыр. Эшегез артыр, вакыт җитми аптырарсыз. Шулай ук гаилә һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү дә өстәлер. Киңәш: гаилә мәнфәгатьләренә өстенлек бирегез, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Киләсе атна медитация һәм релаксация өчен аеруча кулай. Шулай ук мунчага яки саунага бару да файдага гына булыр, бу сезнең сәламәтлегегезгә уңай йогынты ясар. Якын кешегездән күпне өмет итмәгез, иллюзиягә бирелмәгез, булганына канәгать булыгыз.

СУКОЯР. Бу атнада хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә теләгегез булмас. Чыннан да, гаилә проблемаларын хәл итү өчен бик үк кулай вакыт түгел. Өлкәннәр белән низагка кермәгез, сабыр булыгыз. Тиздән барысы да җайланыр. Интернет челтәрендә кызыклы кешеләр белән танышырсыз.

БАЛЫК. Бу атнада зур максатларга ирешү юлларын эзләгез, вак-төяк эшләрне калдырып торыгыз. Атна урталарыннан хәлләр яхшы якка үзгәрә. Карьерада һәм җитәкчелек белән мөнәсәбәтләрдә дә алга китеш сизеләчәк. Ә менә гаилә мөнәсәбәтләрендә уртак фикергә килү кыенрак булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ #Бавлы