Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанлылар аэропортларны бизәү буенча үз идеяләре белән уртаклашачак

Проектны гамәлгә ашырганда төрле категорияләргә караган гражданнарның фикерләрен исәпкә алырга ниятлиләр.

Татарстан Иҗтимагый палатасында «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларын Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемендәге тематикаларда бизәү эшләрен башкарганда үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү буенча Республика оештыру комитеты утырышы узды. Бу хакта республика Иҗтимагый палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыру комитеты әгъзалары һава аланнарына бирелгән исемнәр нигезендә аэровокзал комплексларын бизәү буенча аэропортлар тарафыннан тәкъдим ителгән алымнар һәм концепцияләрне тикшерде. Мисал өчен, әгәр Казанда Габдулла Тукайның иҗатына басым ясарга теләсәләр, «Бигеш»тә исә республиканың сәнәгый потенциалы, Кама аръягы төбәгенең үсеше һәм әлеге процесста Николай Лемаевның роле алгы планга чыгачак.

Проектны гамәлгә ашырганда төрле категорияләргә караган гражданнарның фикерләрен исәпкә алырга ниятлиләр.

«Моның өчен архитекторлар, тарихчылар, журналистлар һәм теләге булган гражданнарны җәлеп итеп иҗтимагый тыңлаулар оештырылачак», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ил аэропортларына мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» Бөтенроссия бәйгесе 2018 елның ахырында узды.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195277/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X